Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

“Алтын Мөнбәр” фестивалендә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк


Бу көннәрдә Казанда III Халыкара “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестиваленә әзерлек бара. Пәнҗешәмбе көнне аны оештыручылар һәм иганәчеләр белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә очрашты. Фестивальнең дәрәҗәсе үскәннә үсә бара. Дөньядагы 150 ил булса, шуның 46сыннан катнашачаклар быелгы фестивальдә. “Алтын Мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале фильмнары елдан-ел Казанның заманчарак кинотеатрларында күрсәтелә. Ачылу һәм ябылу тантаналарына да затлы урыннар бирелә. Быел алар “Пирамида”да үтәчәк. Ачылу чарасы 7 сентябрьгә билгеләнгән һәм анда чит ил, Русиядә күп кунаклар көтелә. Бер атна дәвамында фильмнар

шәһәр үзәгендәге “Кольцо” сәүдә комплексындагы “Каро-фильм” һәм “Мир” кино театрларында күрсәтеләчәк. Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре турында ТР мәдәният министрлыгының матбугат сәркатибе Айсылу Хафизова:

Быелгы фестиваль бигрәк тә Европа кино төшерүчеләрне җәлеп итте. Быел анда 14 Европа иле катнашырга теләк белдерде. Быел анда ТР Президенентының махсус бүләге белән бергә ТӨРКСОЙ оешмасы да бүләк булдырган.

Айсылу Хафизова әйтүенчә, быелгы фестиваль кысаларында тамашачылар 49 фильм карый алачак. Алар арасында нәфис һәм документаль фильмнар да, телевизион репортажлар да бар. Кайбер фильмнарны бушлай да карап булачак ди Айсылу Хафизова:

Көннең беренче яртысында фильмнарны бушлай карап була, ә кичке сеанслар түләүле. Бәйгедән тыш фильмнарны “Мир”, ә бәйге кысаларындагысы “Каро-фильм”да күрсәтеләчәк.

Мәдәният министрлыгыннан Айсылу Хафизова билет бәяләре кыйммәт булмаячак дип белдерә. Әйтергә кирәк, узган елгы фестивальдә кайбер фильмнарда хәтта басып торырга да урын юк иде. Оештыручылар быел андый проблем булмаячак, әгәр теләүчеләр күп булса, өстәмә күрсәтәчәкбез диләр.

Быел тагын бер яңалык шунда – Татарстан да бәйге кысаларында “Алтын Мөнбәр”дә ниһаять үз фильмнарын тәкъдим итәчәк. Аның берсе “Татарстан-Синема” киносәнгате үсеш фонды җитәкчесе Рамил Төхвәтуллин төшергән “Дилема”, икенчесе Салават Юзеевның Г. Тукай турындагы “121” фильмы.

Рамил Төхвәтуллин:

Мин монда юл күрсәтергә тырыштым. Чөнки сайлау юлы бар. Эчке коллыктан котылырга кирәк, ә фильмдагы героиня югарылыктан курка. Ул аңа гасырлардан күчеп килгән

Рамил Төхвәтуллин фильм татар халкына бик кызыклы булырга тиеш дип белдерә, әмма фестивальдә бәя бирүчеләр төрле илләрдән булуы мәгълүм. Аларга аңлашылырмы дигәч Рамил Төхвәтуллин:

Минем фильм башында фәкать берничә минут сүзсез бара. Яңа юнәлеш таптым. Ә башкалар аңлармы дигәндә? Иң мөһиме татар халкы аңласын.

Узган елгы фестивальдә Ислам илләреннән килгән вәкилләр кайбер фильмнарда мөселман чалымнары юк дип канәгатьсезлек белдергән иде.

Оештыручылар исә фестивальнең максаты – төрле диннәр, халыклар, арасындагы дуслыкны күрсәтү, изгелеккә эндәү диләр.

“Алтын Мөнбәр” быел “Мәдәниятләр диалогына таба” дигән исем астында уза. Фестиваль Иран режиссеры Надер Талебадзының “Мессия” дигән фильмы белән ачылыр дип көтелә. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, быел “Алтын Мөнбәр” фестивале кысаларында казах язучысы Олжас Сөләймановның иҗат кичәсен уздыру да күздә тотыла.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG