Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ирек мәйданы”нда Нурмөхәммәт абзый ниләр сөйли?


Без Татарстанда чыгучы кайбер кызыклы татар телле газеталарга күзәтү ясыйбыз. “Безнең гәҗит” белән бүген мәсәлән “Азатлык” иҗади бәйләнештә тора. Республикада шулай ук “Ирек мәйданы”исемле 30 меңнән артык тиражы булган гәҗит чыгып килә. Әлеге басманың соңгы санында “Көрәштән курыкмыйм” язмасы астында Башкортстандагы татар гимназиясенең директоры белән әңгәмә чыккан. Биш ел элек Бөтендөнья татар конгрессында Нурмөхәммәт Хөсәенов - Путин, Шәймиев, Рәхимов каршында Башкортстанда татар булып яшәү авырлыгы , андагы татарларның хәле турында ачыктан- ачык сөйләп биргән булган. Көрәштән курыкмаучы абзыйның шушы батырлыкларын искә алып 27 июль санында “Ирек мәйданы” газетасы Нурмөхәммәт Хөсәенов белән әңгәмә үткәрә. Язманы әзерләүче Римма Бикмөхәммәтова әлеге Бәләбәй татар гимназиясе директоры аркылы Башкортстанда татар булып яшәүнең кыенлыкларын чагылдырыра. “ Күз алдыгызга китерегез, кыш көне тукталышка “Башкорт гимназиясе” дип язылган өр-яңа автобус килеп туктый, башкорт балалары төялешеп җылы автобуска утырып мәктәпкә китә, ә татар балалары ымсынып суыкта басып кала. Бөтен тигезлек шушы бер мисалда ачык күренә.”- ди “Ирек мәйданына” Нурмөхәммәт Хөсәенов. Ул әлеге газетага Башкортстанның тулы хокуклы кешеләре, укытучылары булсалар да республика җитәкчелеге тарафыннан бу Бәләбәйдәге бердәнбер татар гимназиясенә башка мәктәпләрдәге кебек шартлар булдырмауларын әйтә. Кәгазь, лампочка кебек кирәкле әйберләрне Нурмөхәммәт абзыйга үзенә алырга туры килә. Гимназияне ремонтлау өчен дә акча бирмиләр икән, әмма көзен Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан тикшерү килеп җитешсезлекләр табып укытучылар коллективының башын катырганнар. Кайнар суны өзеп, җылылык бирмичә татар гимназисен ябырга да җыенып йөргәннәр. Нурмөхәммәт абзыйның тырышлыгы, коллективының бердәм булуы белән татарча уку йортын саклап киләләр. “Ирек мәйданы”ндагы без карый башлаган язмадан күренгәнчә әлеге гимназиядә 220 укучы укый икән. Укырга керүчеләр кими. Ләкин алар, булганнарын белемле итәргә зур көчебезне куябыз, укытучыларыбыз югары белемле диләр. Нурмөхәммәт абзый укучыларын алтынга тиңли, “85-90 проценты югары уку йортларына керәләр”- ди газета журналистына. Аннан соң бу абзыйны Казанда татар зыялыларның күбесе белә, өлкән яшьтә булуына карамастан егетләрчә эш-хәрәкәтләре белән сокланалар. Чөнки ул укучыларын Башкортстаннан үзе белән Татарстан башкаласына алып килә, һәрберсен теләгән уку йортына белемнәрен эшкә җиктереп укырга кертә. Нурмөхәммәт Хөсәеновның “Ирек мәйданы”ндагы әңгәмәсенә күз салсак, анда да аның кыю директор булуы күренә. Гимназиягә бирелгән Башкортстан китаплары бер яклы, башкорт тарихын гына сөйләсә, ул татар телен, тарихын нормаль өйрәтерлек китаплар таба, укучыларының дөньяга карашын киңәйтә. Газетада әңгәмәнең ахырында журналист әңгәмәдәшенә болай дип сорау бирә: - Нурмөхәммәт әфәнде, кеше мәңгелек түгел, китсәгез, гимназиянең язмышы ничегрәк булыр? Сезнең кебек көрәшүче табылмас бит. Абзыйның җавабы болай була: - Беренчедән, Аллаһ Тәгалә бар. Ходай безгә түзем булырга һәм тәвәкәлләрә кушкан. Рәхимов та мәңгелек түгел. Бу кадәр пычрак юллар белән эш итүчеләр бәлки, булмас дип өметләнәм. Моннан киткән очракта да, исән булсам, гимназияне күз уңымнан ычкындырмаячакмын.” – дип тәмамлый сүзен Бәләбәйнең бердәнбер татар гимназиясе директоры. Сүз уңаеннан бу атна ахырында, шимбә Казанда, “Шәрыкъ” клубында кунакта Нурмөхәммәт Хөсәенов була икән. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG