Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар ультиматум шартының вакытын озайтты


Талиблар, Көньяк Корея тотыкларын азат итүдә таләп иткән ултиматум шартының вакытын озайтты. Талиплар белән сөйләшүләр алып барган хөкүмәт вәкиле, талиблар арасында фикер төрлелеге килеп чыкты дип ачыклады. Әфганыстанның эчке эшләр министры урынбасары Мөхәммәт Мангал, талиблар сөйләшүләрдә Әфганыстан парламенты депутатлары да катнашуын тели, дип белдерде. Аның фикеренчә тотыклар исән. Ул “Талиблар безнең белән бәйләнешкә керде. Алар парламент әгъзәләре белән сөйләшергә әзер булуларын белдерде. Парламент вәкилләре инде сөйләшүләр өчен талиблар билгеләгән урынга килеп җитте. Вазгият нинди үсеш алыр, күрербез".- диде. Талиблар төрмәдән 8 беректәшен чыгаруны таләп итә. Алар инде 23 миссонердан берсен үтергәннәр, хәзер калганнарын да үтерү белән яныйлар.
XS
SM
MD
LG