Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Мәчет янында шартлау 10-лап кешене үтерде


Пакыстан башкаласы Исламабадта кызыл мәчет янында интихар бомба шартлаткан. Ун полиция хезмәткәре һаләк булган. Йөзләрчә исламчылар һәм дини шәкертләр Кызыл мәчетне яңадан басып алып, яңа имам һәм хәкимият вәкилләрен мәчеткә үткәрмәскә тырыша. Бу хәл, ике атна элек хәкимият көчләре камап, һөҗүм белән яулап алган мәчет берничә көн ябылып торганнан соң, яңадан ачырга тырышкан вакытта килеп чыккан. Полициягә ташлар белән ата башлаганнар. Полиция үз ягыннан күз яше чыгара торган газ кулланган. Ике атна элек хәкимият көчләре мәчеттә ныгып алган ислам җанатарларын чыгарган вакытта 100 дән артык кеше үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG