Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә яңа күмәк каберлек табылды


Босниянең көнчыгышында күпләп җирләнгән каберлектән 1995 елда Сребриницада үтерелгән 130 мәет калдыгы чыгарылган.Ул вакытта Босния серблары шәһәрне басып алып, берничә мең җирле мөселманны үтергән иде. 3 меңгә якын корбанны танып алып, Сребриница янындагы мемориаль зияратка күмгәннәр. Әле меңнәрчә мәетнең кем булулары билгесез.
XS
SM
MD
LG