Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә экологлар пикет уздырды


Мәскәүнең Триумфал мәйданында экологлар пикеты узды. Алар Ангарскийда атом төш калдыкларын эшкәртүче үзәк төзелешенә каршылык белдерделәр. Пикет уздырыучылар шулай ук, күптән түгел генә Елов сусаклагычы янында экологлар лагерына һөҗүм итүчеләр өстеннән экстремизмда гәепләп җинаят эше ачуны таләп иттеләр. Шахитләрнең әйтүенә караганда, күсәкләр,таяклар коралланган һөҗүм итүчеләр фашист шигарләре кычкырганнар. Нәтиҗәдә бер кеше һаләк булган, җидесе яраланган.
XS
SM
MD
LG