Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия-Чечня дуслыгы” оешмасы рәисенә төрмә яный


“Русия-Чечня дуслыгы” оешмасы рәисе Станислав Дмириевскийга шартлы җәзәны, ирегеннән мәхрүм итүгә алыштыру яный. Бу хакта кисәтүне Түбән Новгородның җинаят-башкарма инспекциясе чыгарган. Инспекторлар мәхкәмә кабул иткән, Дмитриевский 24 майда “Риза булмаучылар” маршын оештырып, административ канун бозган дигән карар белән килешкән. Узган елның февралендә Дмитриевский “Право-Зашита” дигән газетада Аслан Масхадов һәм Әхмәт Закаевның мөрәҗәгатен басып чыгарып, ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Аны милләтара нәфрәт уятуда гәепле дип таптылар.
XS
SM
MD
LG