Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Шигърият һәм инкыйраз


Татар шигърияте сүнә, укылмый, инкыйразга бара дип санаучылар еш очрый. Әмма мондый карашны кире дә какмыйча, димәк аның белән ризалашкан хәлдә дә, милләтнең әдәбиятнең инкыйразына битараф калу, әйтелгән дөрес сүзгә колак салмау шаккатыргыч хәл. Узган якшәмбедә эфирга чаккан “Шигърият һәм инкыйраз” тапшыруында бик гаҗәп бер күренеш тасвирланган иде. Казан үзәгендә ике ел элек шәһәрнең мең еллыгы хөрмәтенә ачылган яңа бакчада куелган Кол Гали һәйкәле яныннан үтүчеләргә шундый сорау бирелгән иде: Кем ул Кол Гали?

Тыңлаучылар ишеткәндер, берәүләр Кол Галине архитектор дип саный, икенчеләр гаскәр башлыгы дип фараз итә. Сигез гасыр элек яшәгән, татарлар һәм төрки халыклар өчен беренче язма поэма “Йосыф- Зөләханы” иҗат итүче, Болгар дәүләте чоры шагыйре Кол Галинең кем булуын бер кем дә әйтә алмады. “Азатлыкта” шигърият һәм Кол Гали, бүгенге шагыйрьләр турындагы тапшыру эфирга чыкканнан соң без яңадан Казанның “Меңеллыгы” бакчасына бардык.

Без дүшәмбе көнне кичке сәгать алтыга, яраткан һәм хәтерләрендә йөреткән шигырь юлларын әйтер өчен, шигырь ишетер Кол Гали һәйкәле янына килеп, үз шигырьләрен яки, үзләренең яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен укырга, шигърият турында сөйләшергә “Азатлык” радиосы чакыруына иң беренчеләрдә булып менә кемнәр килгәннәр иде: журналист, композитор, шагыйрә Наилә Яхина, Казан университетында укучы Ландыш Гобәйдуллина, үзе дә шигырьләр, эпиграммалар язу белән мавыккан Фрунзе әфәнде Фәйзулай, Швециядән Казанга кунакка кайткан милләтәшебез Түркәр Соуккан белән аның тормыш иптәше Гөлүзә ханым. Татарстанда шигъриятнең халык арасында ни кадәр популяр булуы инде мәгълум, ә Швециядә халык шигырь укыймы, дип Түркәр әфәндедән сорадым.

Түркәр Соуккан: Әлбәттә Шведларның үзләренең шагыйрьләре бар. Кулларына китап тотып, шәһәр буйлап йөрегән яшьләр кулында күбрәк чәчмә әсәрләр күренә. Минемчә шигырьләр азрак укыла.

Алып баручы: Швециядә туып, гомере буе шунда яшәгән милләтәшебезнең Татарстанда күпләр әле ишетеп тә белмәгән китапларны укуы, саф татар телендә җырлавы байтак милләтәшләребезгә үрнәк булгандыр.

Түркәр Соуккан:

Үзем инде соңгы вакытларда күбрәк татар телендәге тарих, әдәби китаплар укыйм. Миркасыйм Госмановның “Ябылмаган китап”, Хатыйп Миңнегуловның ”Дөньяда сүзебез бар”, Илбарис Надировның экспидицияләр турындагы китапларын укыйм.

Шигырьләр дигәндә, мин күбесенчә көйле әсәрләр- җырлар яратам. Мин Финляндияда үстем, анда олылар да, яшьләр дә бик еш җырлыйлар иде. Үзем дә бер ара җырлап алам:

Өстәлләрдә шәмнәр яна,

Бөртек-бөртек майлар тама.

Кара керфек сиксән бөртек,

Нурлы күзләрен яба.

Кимә калфак, ябынма шәл,

Сиң камчат килешә.

Егет хәтерен тапкан кызлар,

Морадына ирешә.

Финляндия татарлары бу җырны бик еш җырлыйлар иде.

Алып баручы:

Татарстанда, Башкортсанда ел саен апрель аенда шаулап- гөрләп Тукай көннәре узса да, бөек шагыйрьләрнең әсәрләрен белүчеләр сирәк. Мәҗлесләрдә, кичәләрдә дә көн саен сиргерәк телгә алына бу шигырьләр. Ә Швециядә ничек икән?

Түркәр Соуккан:

Анда Тукай көннәре узмаса да, Тукай шигырьләре һәрвакыт яңгырый иде. Мәсәлән, “Бишек җыры”, әлбәттә кичәләрдә “Туган тел”. Анда 200-250 кешелек чәй кичәләре “Туган тел”не аяк өсте җырлау белән тәмамлана.

Алып баручы: Түркәр әфәнде Соуккан Г.Тукайның “Уянмас йокы” шигыре ни дәрәҗәдә аның күңеленә якын булуы һәм бу әсәрне ул ни рәвешле швед теленә тәрҗемә итүен дә сөйләп ишеттерде.

Түркәр Соуккан: Тукайның кыска һәм бик матур “Уянмас йокы” дигән шигыре бар. Төрек дустым вафат булгач, җитләүне мин үз өстемә алдым, чөнки аның тормыш иптәше шулай теләгән иде. Нәрсә эшләргә, ни дип әйтергә белмичә тордым да, “Уянмас йокы” шигырен укыдым. Анда бала әнисеннән сорый, кайда минем абый дип. Шундый матур шигырь, аны укыган саен елыйсылар килә. Һәм мин аны швед теленә тәрҗемә иттем.

Алып баручы: XXI гасыр үзе белән голбальләшү поцессы, цивилизациянең тискәре йогынтысы кебек мәсьәләләрне дә алып килүе мәгълум. Бу давыллар каршында татар мәдәният, рухи азык, шигърият кебек күренешләр нинди урын алып тора соң? Без бу сорауны “Яңа гасыр” телевидениесында берничә еллар элек үзе дә мәдәният, тел мәсьәләләрен күтәреп чыккан күренекле журналист Наилә Яхинага бирдек.

Наилә Яхина: Шигырь- ул безнең рухи азыгыбыз. Бик тупас итеп әйткәндә, хайваннардан без бит рухи ягыбыз булу белән аерылып торабыз. Бигерәк тә татар халкы борын-борыннан шигъри, моңлы булган, театр яраткан. Әлбәттә, цивилизация рухи культурабызны вата, кыра. Цивилизацияне дә булдырырга, рухи культурабызны да саклап калырга тиешбез.

Алып баручы: Үзе дә шигырь, җырлар язучы шәхес буларак, халык бүген күбесенчә җырлар тыңлый, ә җыр аша шигърияткә килеп буламы, дигән сорауга Наилә ханым Яхина болай дип җавап бирде.

Наилә Яхина: Нинди җыр бит, нинди шигырь?! Гөлшат апа Зәйнәшеваның нинди матур сүзләре Рөстәм Яхин көйләре белән халык күңеленә ничек үтеп керде: “Китмә, сандугач”, “Менәргә иде Урал тауларына”. Музыка аша күңеленә шигырь ныгырак тәэсир итә.

Алып баручы: Хәтта Татарстан президентын да борчыган, шигъриятне халыкка ничек җиткерергә, моңардан чыгу юлларын сез ничек күрәсез, дигән сорауны мин Наилә ханымга да бирдем.

Наилә Яхина: Хәзер китап алып, китап укып утырырга әллә инде кешенең вакыты җитми? Кеше күбрәк телевизор карый хәзер, шигърият буенча телевизион тапшырулар әзерләргә, сәхнәләрдән күбрәк яңгыратырга кирәк. Концертлар да бит фәкат эстрада җырларыннан гына тора. Әллә нигә бер шигырь чыгып укысалар, шундый рәхәт булып китә. Халык телен онытмаса, телен яратса, шигърият онытылмас. Ә тел- күбрәк авылларда саклана.

Саумы, авыл, ишетмим сәләмең.

Йоклыйсыңмы, әллә чирләдең?

Яңгыр явып үткән дымландырып,

Ап-ак томан уйсу җирләрең.

Томан булып күтәрелгәндер ул,

Саф чишмәләреңнең пакьлыгы,

Уйчанлыгы моңсу тирәкләрнең

Үлән чыкларыңның аклыгы.

Бу ни тынлык, арыган иңнәрең.

Тоныкланган кебек карашың,

Сирәгәйгән хәтта, тыйнак сыман

Сандугачларыңның сайравы.

Алып баручы: Күп еллар буе инженер булып эшләп, хаклы ялга чыккан Фрунзе әфәнде Фәйзулай “100 татар”дигән китапка кергән шәхесләргә йөзләп эпиграммалар язган. Һәм ул аларны Кол Гали һәйкәле янында да укып ишеттерде.

Фрунзе Фәйзулай:

Габдулла Тукай:

Бөек Тукай, Кол Галиләр, Акмуллалар нигезеннән.

Шигырьләре горур халкы, моңы-зары диңгезеннән.

Шүрәлесе күптән безне алган шаян кармагына,

Җир шарын да кетеклиме, эләктергән бармагына.

Надир Дәүләт:

Дәүләт Надир- ул профессор. Яши, эшли Төркиядә.

Төп эшедер төрки халкы үткәннәрен тергезүдә.

Руслашудан айнуларда язмаган, дип бу заманда

Әйткәндерме: кайнаса да татар башы, аң- Казанда.

Алып баручы: Элек без сөйләшкәндә дә татар шигырьләрен укып сөйләшә, шигырь белән җавап бирә идек. Ә хәзер алай түгел, чөнки моның сәбәпләре татар телен белү- белмәү мәсьәләсенә барып тоташ, дип фарызлый ул.

Фрунзе Фәйзулай: Бик тә шигырь укыйлар иде. Без мәктәптә дә шигырь белән сөйләшә идек. Һ.Такташ истә калган:

Без икебез дә кара борынлы,

Йөри идек кулларны артка куеп, дип.

Ул вакытта бик укый идек. Яшьләр арасында кызыксынучылар алай бик тоелмый. Тел ягыннан бит- татар телен белмиләр, бар җирдә дә яшьләр русча сөйләшәләр.

Алып баручы: Ярышып-ярышып шигырь уку заманнары артта калган, үзгәргән булса да, Фрунзе әфәнде шагыйрьләргә иҗат җимешләрен халыкка җиткерергә, мәктәп балаларын үзләре белән таныштырырга кирәк диде.

Фрунзе Фәйзулай: Очрашулар юк бит. Клубларга башта халык артык килмәстә. Ләкин бер дә оялып тормыйча, кечкенә генә аудиторияләрдә булса да, ешрак шигырьләр уку оештырырга кирәк. Безнең яхшы шагыйрьләр дә, кызыксынучылар да бар бит. “Химиклар” мәдәният йортына әйтик, килмәсләр идеме? Аларны бер күрүе дә ни тора. Эшне шуннан башларга кирәктер. Һәрвакытта акча түләп керерлек итеп ясарга кирәкми инде. Элек шагыйрьләр авылларга да кайталар иде бит. Мәктәпләргә барырга да вакыт табырга була, татар теле бит анда керә. Заманы алга китәр дип уйлыйм мин, андый чор булып алды бит инде. Барыбер шагыйрь-шагыйрь булып калырга тиештер.

Алып баручы: Казан дәүләт университетында укучы Ландыш Гобәйдуллина үзенең яраткан шигырен укып ишеттерер өчен килгән иде.

Ландыш Гобәйдуллина:

“Мин сине яратам”.

Шгыйрьләр бит гомере буе,

Китә алмый егет чагыннан.

Шагыйрәләр җырларына кушып,

Һаман тәүге мәхәббәтен сагына.

Кайтып килим әле бүген мин дә,

Бик тиз генә тәүге мәхәббәтем янына.

Оныклар бит әнә, сөйлә-сөйлә диләр.

Мәхәббәт ул ничек килә диләр.

Беренче мәхәббәт була, була соңлаганы,

Табылып югылганы була, җавапсыз калганы.

Ә минем өлешемә туры килде,

Мәхәббәтнең хәбәрсез югалганы.

Алып баручы: Швециядән кунакка кайткан милләттәшебез Түркәр Соуккан, Казанда яшәп иҗат итүче Наилә Яхина һәм университетта укучы Ландыш Гобәйдуллиналар татар шигъриятенә битараф булып кала алмаганнар. Алар һәрберсе үзләрен борчыган, тынгы бирмәгән мәсьәләләрне, яки яраткан әсәрләрен ишеттерер өчен бирегә килгәннәр.

Еллар буе хәтерегездә йөреткән, яки үзегез иҗат иткән шигырь юлларыгызны милләтәшләрегезгә дә ишеттерәсегез килсә һәр дүшәмбедә кичке сәгать алтыга Казанның “Меңеллыгы” бакчасына, Кол Гали һәйкәле янына килегез. Шигърият һәм Азатлык радиосы сезне көтә.

Тапшыруны Эльмира Газизова алып барды.

XS
SM
MD
LG