Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унбер кеше арасында Радик Газизов җиңде


Самарада Рәфкать углы Радик Газизовны белмәгән кеше сирәктер. Татарның һәр катламы Радикны үзенчә белә. “Яктылык” мәктәбе укучылары Радик абыйларын музыка укытучысы, физкультура дәресләрен алып баручы буларак, баянчы һәм җырчы буларак белсәләр, бер даирә белгечләргә ул мәктәптә директорның тәрбия эше буенча урынбасары буларак танылды. Үзләренең туйларында, юбилейларында бик күпләр тамада итеп тик Радик Газизовны гына күрергә телиләр.

Радик Газизов беркемнең башына килмәгәнне эшләде. Ул миллионлы Самарада иң кәттә ял комплексында татар яшьләре өчен ай саен “Татар төне” исемле бию кичәләрен алып бара.

Радик Газизов Самара шәһәр мәгариф департаментында үзенең яхшы педагог һәм белгеч икәнен раслады. Радик Газизов оештырган ял кичәләре Тольятти татарларын йокыдан уятты. Бүген Газизовны тамада буларак Мәскәүгә, Санкт- Петербургка чакыралар.

Бу уңыш кайдан килә? Уңышның нигезе кайдан башлана?

Радик Газизов Самара төбәгендә рус мөхитендә үскән бала. Авылда бердәнбер татар гаиләсе генә булсалар да, Газизовлар чын татар тормышы алып барып, балаларында татарлык рухы тәрбияли алганнар. Радик авылдан сәнгать Академиясенә укырга керә. Әйе, биредә иҗат дөрли, ләкин дә милли йөрәкле Радикны татар мөхите сагындыра, һәм ул тиз арада “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең иң чибәр, иң сөйкемле, иң шат, иреннәрендә мәхәббәт утын көйдерүче, күзләрендә гыйшык ялкынын саклаган татар Ромеосына әйләнде.

Нәкъ шундый сыйфатка ия егетләр бик тиз аска тәгәриләр һәм үзләренең утларында үзләре көяләр. Тик менә Газизов гына түгел. Ул егет чагыннан ук акыллы иде, чөнки аның әти - әниләре, Рәфкать әфәнде һәм Рамилә ханым, Радикка балачактан ук яхшы белән яманны аерырга өйрәткәннәр, яхшылык бизмәненең үлчәвен аңлатканнар.

Яшьләргә һәрвакыт терәк кирәк, чөнки яшьләр һәрвакыт яхшы киңәшкә мохтаҗ. Радик кемгә сыенырга кирәк икәнен яхшы аңлый һәм шул юнәлештә эш итә. Тормышның барышын аңлап икенче һөнәрлеккә югары белем алды, Дәүләт университетының юрфагын тәмамлады. Физкультура укытучыларының конкурсында Самарада, өлкәдә, Әстерханда узган зона ярышларында 1-нче урынны алды. Түбән Новгородта узган Бөтенроссия ярышларында Лауреат исеменә лаек булды, Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре исемен бирделәр үзенә.

Остенлеге – егет чагыннан ук намазлыкка басуы. Акыллы, динебез ислам буенча яшәүче, хаҗи Радик Газизов югары белемле, зыялы, нәфис, чын мөселман тәрбиясе алган, намаз укучы шәһәр кызына өйләнде. Радик белән Гөлия бүгенге Самара яшьләренә күчергеч һәм үрнәк.

Радик Газизовның хезмәт юлы әле үргә менүдә. Әле генә Самара өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган конкурста, министрлыкның гомум белем һәм өстәмә белем бирү бүлегенә Баш белгеч итеп алдылар. Конкурста катнашкан 11 кеше арасында Радик Газизов иң лаеклысы дип табылды.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG