Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афган хакимияте тотыкларны азат итергә тырыша


Әфганстанда 22 Көньяк Корея ватандашын тотык итеп алган талиблар куйган ультиматум мөддәте чыкты. Тотыкларның язмышы билгесез. Аларны азат итү барәбәренә талиблар 20 тарафдарын төрмәдән чыгаруны таләп итә. Әфганстан хөкүмәте бу таләпкә риза булмыйча, сөйләшүләрне дәвам итәргә чакыра. Бу турыда вәкиллек җитәкчесе Вәхидулла Мөҗәдиди болай дип белдерде.

“Без өстәмә вакыт сорадык. Безгә әле тагын 50-60 сәгать вакыт кирәк булачак. Талиблар безнең шартларны кабул итәрләр дип ышынам. Өлешчә алар безнең белән килештеләр инде.”

Узган атнада талиблар бер тотыкны үтерде. Талиблардагы тотыкларның 18 хатын-кыз.
XS
SM
MD
LG