Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түгәрәк өстәл: “Абитура” күпме тора?


Июльнең соңгы атналарында Казан урамнарында уйчан, борчулы яшь егет-кызлар, шулай ук уйга талган, як-ягына каранган ата-аналар күренә башлады. Болар югары уку йортларына керергә теләүче абитуриентлар, аларның әти-әниләре һәм якыннары. Һәр уку йорты янына дистәләгән, йөзләгән кеше җыелган. Имтихан, балл, бәяләр, каядыр укырга керергә теләгән өметләр, бердәм имтиханда алган балларны компьютерларга кертү, исемлекләр ярышы һәм башкалар.

“Азатлык” радиосының бүгенге сөйләшүе нәкъ менә шул турыда. Имтиханнарда нинди билгеләр алына һәм нинди билгеләр таләп ителә? Быелгы имтиханнар вакытында Татарстан башкаласында татар телен белү кирәкме? Татар телендә укыган яки сөйләшкән балалар бу имтиханнарны ничек тапшыралар?

Татарстан хөкүмәте аппаратында телләр сәясәте белән шөгельләнүче Фирая ханым Шәйхиева, Казан шәһәренең җиңел сәнәгать техникумының татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова, татар мәктәбен тәмамлап Төзелеш университетына, һәм Авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә килгән Булат, Финанс һәм икътисад институтына, Казан дәүләт университетына укырга керергә теләгән Регина, һәм аның әтисе Рәфыйк белән әңгәмә була. Әңгамәне Римзил Вәли алып бара.

Римзил Вәли: Борчулы һәм өметле җәмәгатьчелекнең гадәте буенча иң еш кабатлана торган сорауны бирим әле. Быел югары уку йортына үтү балы ничек? Нинди билгеләр белән укырга керергә мөмкин һәм нинди бал белән кердегез?

Гөлфизә ханым, сез укытучы гына түгел, әни дә бит әле. Сезнең кызыгыз кайда укырга керде дидегез әле?

Гөлфизә Мулланурова: Казан сәнгать академиясенә укырга керергә тиеш иде. Керде дип тә уйлыйбыз инде, чөнки ул өч имтиханын да бишлегә бирде, рус телен генә дүртлегә бирде. Без кергән Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге бүлектә урыннар бик аз. Барлыгы 5 кенә урын иде, шул биш урынның берсенә ятимә кыз керергә тиеш иде, ә калган урыннар 35 кеше арасында бүленергә тиеш инде?

Римзил Вәли: Ятимәләр һәм инвалидлар конкурстан тыш укырга кабул ителергә тиеш дигән тәртип бар. Фирая ханым, әйтә алмассызмы бу хәл федераль кануннар нигезендәме, әллә Салават кебек укытучыларның миһербанлыгы аркасындамы.

Фирая Шәйхиева: Федераль кануннар нигезендә ятим балаларга керү мөмкинлекләре бар. Ул чикле, билгеле. Әмма мондый шартлар Русия күләмендә билгеләнгән һәм бу Татарстанда да үтәлә. Анда инвалидларга карата да кануннар бар.

Римзил Вәли: Гомумән. бюджет урыннары кимегәнлекне, читтән торып уку, түләп уку мөмкинлекләре артканын да исәпкә алсак, ятимнәрнең, инвалидларның да конкурстан тыш кергәнен дә исәпләсәк бу егет-кызларга укырга керү кыенрак инде хәзер. Кыен булдымы соң укырга керергә?

Гөлфизә Мулланурова: Билгеле, кыен булды. Ул бит җырчы, ләкин анда чәчмә сөйләм, этюд, мәсәл сөйләү, бию дә кирәк. Ул әйберләрнең уңышлысын сайлап ала белү мөһим.

Римзил Вәли: Монда талант беренче урындамы, әллә мәктәп программасын бик шәп белү кирәкме?

Гөлфизә Мулланурова: Талант баренче урында. Таланты булмаган кешеләргә анда урын юктыр дип уйлыйм. Конкурслар югары булса да, без бик канәгать.

Римзил Вәли: Кызыгыз Гөлнарага иҗади уңышар телик. Регина, нинди уку йортларына документларыгызны бирдегез?

Регина: Мин документларымны Финанс һәм Икътисад Институтына, Казан Дәүләт Университетына һәм Казан Дәүләт Архитектура- Төзелеш университетына бирдем.

Римзил Вәли: Ничек соң анда баллар күренәме, ялтырыймы, өметләр бармы ?

Регина: Финанс институтына экономика факультетына 174 балл җыярга кирәк, ә үткән ел бары 165 балл кирәк булган.

Римзил Вәли: Рәфыйк, Регинаның ничә балы бар?

Рәфыйк: Минем кызым146 бал җыйды. Бу ике имтиханга: математикадан 76, рус теленнән 70 балл. Билгеләр буенча карасак, бу ике бишле була инде.

Римзил Вәли: Ике бишле алган, ләкин баллар җитми дип аңладым.Чөнки 174 балл кирәк дисез бит. Димәк Финанс институты быел бик каты конкурс үткәргән. Хәзер документларыгыз кайда?

Рәфыйк: Казан Дәүләт Архитектура- Төзелеш университетына өмет багълап торабыз инде. Беркөнне ата-аналар укырга керү өчен быел 210 балл кирәк дип тордылар. Кичә җәмгыять белеме буенча БДИ бирдек, анда 70 балл җыйсак кереп була.

Ә менә инвалидлар 70-80 балл белән (бу бит инде ике фәннән дә өчле дигән сүз) укырга кереп китәләр. Алар укый алырлар микән, белмим?

Фирая Шәйхиева: Башка нәрсәгә шигегез туса да, мондый балаларга килгәндә бер алдау да була алмый. Анда документлар бик нык тикшерелә. Балалар йортыннан чыккан, теләкләре булган абитуриентлар тәкъдим ителә. Балалар йортлары аларны тикшереп, карап тора, тайпыла башласалар, ярдәм итәләр. Үзем мәгариф системасында эшли башлаган чорда укырга кереп киткән балалар тырыш булып чыктылар. Ятим булмаган балалар да тормышта төрле юлларга басалар бит. Укырга тәкъдим ителгән балалар, алар сәләтле, тырыш балалар.

Римзил Вәли: Төзелеш университетында теоретик механика яки сопромат буенча экзаменнар бирәлмичә уку йортын ташлаган очраклар да бар. Шул ук Финанс икътисад институтында төгәл фәннәрне бирәлмәсә, укудан чыгарып җибәрәләр. Авыр фәннәр, хисап методлары башка кермәсә, ятимлеккә генә карап тормыйлар бит, ике семестрдан соң чыгып китәргә туры килә.

Фирая Шәйхиева: Ятим бала- сәләтсез бала, дигән сүз түгел. Шаккатып торабыз кайвакытта, мәктәптә өчле-икелегә генә укып йөрегән балалар, югары уку йортларының түләүле бүлегенә укырга кереп, диплом алып та чыгалар. Монда бит ятимнәрне дистәләгән масса рәвештә укырга кертү дигән сүз түгел. Ятим балаларның керү саны бик аз, чикле. Безнең дәүләттә мондый балаларга да укырга керергә мөмкинчелек булырга тиеш. Әгәр өченче-дүртенче курста сопромат фәнен бирәлмичә чыгып китә икән, аның урынына түләүле бүлектән башка студентлар күчә ала.

Римзил Вәли: Бу сөйләшүдә Башкортстаннан килгән бик тыйнак бер егет утыра. Имтиханнан билгеләрең нинди синең, Булат?

Булат: Математикадан БДИ-67 балл, физикадан Бердәм дәүләт имтиханы -63 балл. Әле күптән түгел рус теленнән БДИ-ны 45 баллга бирдем.

Римзил Вәли: Кайсы районнан, кайсы авылдан син?

Булат: Башкортстаннан, Тәтешле районының татар авылыннан.

Римзил Вәли: Математикадан 60-70 бал авыл мәктәпләре өчен яхшымы?

Гөлфизә Мулланурова: Авыл мәктәбеннән килгән бала дип карау минемчә дөрес түгел. Ни өчен дигәндә, авылда да, шәһәрдә дә бер үк программа белән укыйлар. Татар теленнән имтихан бирергә килсәләр мин әйтер идем, татар телен авыл балалары яхшырык белә дип. Ә рус теле инде шәһәр балаларына җиңелрәк бирелә. Күптән түгел Педагогика Университетында мин шундый игълан күрдем: өчле билгесе өчен авыл мәктәбеннән килгән балалардан 26 бал да җитә, ә шәһәр мәктәпләреннән килгән балаларга 31 балл җыярга кирәк. Авыл балаларына Казан Дәүләт Педагогика Университетында булса да, шундый аз гына ташлама бар.

Авыл мәктәбеннән килгән балалар өчен мин бар фәннәрдән дә ташлама ясар идем, чөнки алар әле шәһәрне дә белмиләр, юлларга күпме түләп йөрергә кирәк, яшәргә дә урыннары юк. Шуларны исәпкә алганда, авыл балаларына азрак ташлама бирү, минемчә, уңышлы булыр иде.

Римзил Вәли: Булат, син кайсы югары уку йортларына документлар бирдең?

Булат: Мин Казан Дәүләт Архитектура- Төзелеш университетына һәм Авыл Хуҗалыгы Университетына документларымны бирдем. Казан Дәүләт Архитектура- Төзелеш Университетының, төзелеш бүлегенә укырга керергә иде. Анда керер өчен математика, физика, рус теленнән имтиханнар һәм анда яңадан математикадан имтихан бирергә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессыннан квота да бирәләр икән дип ишетеп, татар бүлегенә килдем. Авылда үсеп, татарча сөйләшкәч, татар теле миңа якынрак.

Римзил Вәли: Фирая ханым, элек сопромат фәнен татарча укырга дигәч, шаккаталар иде. Төзелеш академиясендә татарча дәреслекләр дә чыга, татарча укыту да бар дип беләм. Хәзер анда үзгәрешләр бармы, ябыла дип тә ишетелгән иде.

Фирая Шәйхиева: Монда чыннан да Булатның омтылышлары, өметләре бик изге. Ул Башкортстанда татар мәктәбендә укып, төзелеш университетында татар телендә белем алырга дип килгән. Һәм моңа барлык нигезләр дә бар. Дистә еллар элек Вагыйз Шайхуллович башлаган эш дәвам итә. Ул сүнде, бетте дип әйтергә ярамый. Чөнки монда Вагыйз Шайхуллович истәлегенә карап кына да бик күп эшләр башкарыла. Үткән елда гына татар телендә белем бирүнең бөтен нечкәлекләрен карап зур конференция уздырдык. Анда республиканың барлык ВУЗлары катнашты. Бүгенге көндә бу бүлек эшли, яши һәм студентлар җыя. Икенче мәсьәлә, башка ВУЗлардагы кебек, монда бер урынга ун-унбиш кеше тезелешеп килгәне күренми. Математиканы татар телендә бирүчеләр генә килә дип әйтеп тә була. Бүгенге көндә анализ биреп булмый, ул студентлар укырга кергәч, алар белән дә барып сөйләшәсе килә.

Римзил Вәли: Мин кабул итү комиссиясе сәркәтипләре, ректорат вәкилләре белән дә, имтихан алучы мөгаллимнәр белән дә сөйләшергә тырыштым. Ләкин берсе дә өстәл артына утырып сөйләшергә теләмиләр, кызу вакыт, урак өсте.

Фирая Шәйхиева: Җайсыз вакыт һәм бүген ниндидер нәтиҗә ясап, өздереп сүзләр әйтү дә кыен. Менә сез дә чыккансыз ул комиссияләргә, мин дә чыгып карадым. Әгәр бүген ВУЗга БДИ белән керәләр икән, монда бала үзенә уңайлы вариантны сайлый: ул БДИ, яки БРИ бирә ала. Менә бүген студиядә утырган абитуриентлар БДИ вариантын сайлаган. Бездә, бердәнбер республикада, туган телдә, татар телендә дәүләт имтиханнарын биреп, уку йортларына кереп була. Мәгълум булуынча, Бердәм республика имтиханнары Татарстан ВУЗларына керү өчен генә карала.

Римзил Вәли: Татарча өйрәнү, белү, татарча имтихан бирүнең кирәге юк диючеләрне ишеткән бар. Димәк, бу дөрес түгел.

Фирая Шәйхиева: Әгәр Татарстан тырыша-тырыша БРИ бирү мөкинлекләрен алган икән, дөрес түгел. Аннан соңгы 2 ел эчендә генә күпме уку әсбаплары чыгарылды. Физика фәне буенча дәүләт имтиханы бирү өчен Гали Юныс улы Даутов җитәкчелегендәге галимнәр тарафыннан чыгарылган китаплар белән инде мәктәпләрдә эшләп була. Дәүләт сәясәте шундый икән, галимнәр дә моның өстендә эшлиләр, ВУЗлар да моны искә алалар. Әгәр дә сез кабул итү комиссияләр белән сөйләшкәнсез икән, анда барысы да Бердәм Республика имтиханнарын искә алалар.Төзелеш Университеты шушы бүлекне тоту өчен ел саен 1-2 хезмәт чыгара. Бүген Рәшит Шакирҗанов җитәкчелегендәге төркем “Фән һәм тел” журналын чыгарып тора. Галимнәр шулай төпле һәм инанып эшлиләр икән, Булат кебек укырга омтылып торган студентлар гына кирәк.

Римзил Вәли: Ел саен иң кимендә беренче курска 30-40 мең укучыны укырга алалар диләр. Шул меңнәрчә балаларның, ата-аналарының өметләре сыналган көннәрдә, без бу сөйләшүне башлап җибәрдек. Әлеге әңгәмәгә йомгак ясасак, туган телне белү, яхшы сыйфатлы итеп уку бер дә зыянга түгел, киресенчә өстәмә форсатлар гына тудыра. Әгәр дә Булатның Тәтешле районыннан килеп, имтихан бирүенең нәтиҗәсе булса, ул югары курсларда менә дигән ике телле математик, төзүче булып китә ала.

Фирая Шәйхиева: Алар чыннан да ике телле белгечләр була һәм аларның бөтен кирәклеге дә шунда. Һәм без Татарстан җирлегендә барлык белгечләр ике телле булырга тиеш дибез. Татар телен белеп, белгеч булган кеше, ул бервакытта да татар телен онытмый.

Күптән түгел Банк Мәктәбендә булдым. Анда утыздан артык бала татар теленнән, математикадан имтихан биреп керә. Кайбер вакытта бу мәгълүматлар дә халыкка кирәк. Аннары без ел саен әйтәбез, менә быел да май аенда Казанның Технология Университетында ВУЗларда татар телендә белем бирү мөмкинчелекләре турында бик зур гамәли киңәшмә уздырылды. Дөрес, мөмкинлекләр көннән-көн киңәя дип әйтеп булмый. Чөнки югары уку йортларында укыткан галимнәребез шактый өлкән яшьтә, шәкертләр әзерләү бик авыр. Рәшит Әһли улы бездә татар телендә диссертацияләр яклыйлар дип әйтә икән, бу иң зур күренеш, куаныч. Димәк, ВУЗның татар телендә белем бирүнең киләчәге бар. Технология университетында узган киңәшмәдә татар егет-кызларын аспирантурага кертү, яхшы итеп лекцияләр укый алырлык галимнәр әзерләү, татар телендә фәнни эшләр башкару турында сөйләштек. Бу мәсьәләләр әзме-күпме кузгалып тора, күтәрелә. Кайвакыт татар телендә имтихан алмыйлар дип шалтыраталар. Без һәрвакыт әйтәбез “Шалтыратыгыз, сөйләшик, барыйк, күрик, белик”, -дип.

Римзил Вәли: Бүген абитуриентлар, ата-аналар гына имтихан тотмый, татар теле югары белем бирү системасы да бик мөһим имтихан тота. Ә соңрак нәтиҗәләр, приказлар чыккач бу сөйләшүгә йомгак ясау да уңышлы булыр. Укырга керүчеләргә уңышлар телик, белемнәрен камилләштерүдән туктамасыннар.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG