Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:54

Чаллылар, Русия мәктәпләрендә православ дине дәресләрен кертүгә кискен каршы булган, академиклар фикерен өйрәнә


“Звезда Поволжья” газетасы аерым бер интернет сайтыннан дин дәресләренә кагылышлы язма бастырып чыгарды. Язма дигәнебез Русия фәннәр академиясенең бер төркем галимнәренең президент В.Путинга мөрәҗәгате. Баштан ук шунысын әйтик, әлеге мөрәҗәгатькә имза куйган академиклар Е.Александров, Ж.Алферов, В.Гинзбург һ.б. Русия мәктәпләрендә провослав дине дәресләрен кертүгә кискен каршы чыгалар. Президентка булган мөрәҗәгать мондый сүзләр белән башлана:

- Чиркәүнең җәмгыять тормышына төрле яклап үтеп керүен зур борчылу белән күзәтәбез. РФ конституциясе дәүләтне дөньяви итеп таный һәм чиркәүнең дәүләт белем бирү системасыннан аерылган булуын күрсәтә,- диелә мөрәҗәгатьтә.

Чаллының дин әһелләре Русия академиклары фикерләре белән танышмы? Бу хакта ни уйлыйлар. Мәчетләрдәге имам-хатыйблар, мөхтәсибләр арасыннан президент Путинга юлланган хат белән таныш булучыларны очратмадым. Шулай да, “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Идрис Гәләветдин Азатлыкка болай диде:

- Православ динен мәктәпкә кертү безнең балаларга начар тәэсир ясаячак, килешмәүчәнлек туачак. Уку йортларына дин кермәсә, яхшырак булыр.

“Звезда Поволжья” газетасында чыккан әлеге мөрәҗәгать белән таныш булучылар әлләни күп булып чыкмады. Шул сирәкләрнең берсе милли хәрәкәт активисты Фаик Таҗи. Аның белән элемтәгә кереп мондый җавап алам:

-Материалист академикларның мондый мөрәҗәгате күптән булырга тиеш иде. Чөнки чиркәү оятсыз рәвештә үзенең тәгьлимәтен бөтен Русия җәмәгатьчелегенә көчләп такмакчы була. Моңа җәмәгатьчелек каршылык күрсәтсә дә, Русия хәкимияте игьтибар итмәде. Бик вакытлы мөрәҗәгать, дип саныйм.

Чаллы ТИҮе шушы мөрәҗәгать уңаеннан дүшәмбе җыенын әлеге вәзгыятькә багышлады. “Татар укытучылары” ассоциациясе рәисе Фәрит Рәхимов һәм иҗтимагый Үзәк рәисе Р.Кашапов фамилияләре куелган документ укылды анда. Документта мондый юллар бар:

-Урыс булмаган халыкларны чукындыру сәясәте 21нче гасырда да элекке рухта дәвам итә. Эш йөртү ысуллары гына башка. Телевидение, радио тәүлек буе провослав диненең бөеклеген пропагандалый. Моның белән Кремль хәкимнәре дин-ара дошманлыкка юл куймасмы? – дигән сорау да куела Чаллы милли оешмасында кабул ителгән документта.

Русия президентына мөрәҗәгать җибәргән академиклар арасында татар фамилияләре күренми.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG