Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Джон Картерның “Могҗизалы ачышлары”


Җәй көне тамаша залларында тынлык урнашкан. Театр, концертлар төркемнәренең яңа сезоны әле башланмаган чорда җиде мең тамашачы сыешлык Баскет Хол залында Австралиядән килгән миссонер чыгышлары августның егерме бишенә кадәр дәвам итәчәк. Күпләргә аңлашылып бетмәгән, күпләр өчен каршылыклы фикерләр тудырса да, меңнәрчә тамашачыны җәлеп итте бу чара.

Халыкка могҗиза вәгъдә итсәң, ул һичшиксез моңа килергә тора.

Джон Картер исемен соңгы атналарда бик күпләр ишеткәндер. Әйтергә кирәк, “Могҗизалы ачышлар” дигән чарага реклама бик зур булды. Казандагы бик күп фатирның почта тартмасына “Джон Картерның могҗизалы ачышлары турында лекцияләр. Керү бушка” дигән сүзләр язылган реклама кәгазьләре табырга мөмкин иде. Бөтен тукталышларда да бу мәгълүмат язылган реклама кәгазьләре эленгән, кеше күпләп йөргән сәүдә үзәкләре янында реклама сүзләре язылган битләрне күп таратып тордылар. Рекламасы зур, керү бушка булгангадыр, Казан халкын бу кеше кызыксындырган, күрәсең. 28 июль көнне Баскет Хол залында булган беренче лекциягә кеше хәйран күп агылган. Өлкән яшьтәгесе дә, яше дә, балалар да, урта яшьтәгеләр дә могҗизалы ачышларны ишетергә килгән иде. Джон Картер үзе Австралия кешесе. Дөньяның эре шәһәрләренә килеп, экспедцияләрендә үзе ачкан ачышларны сөйли. Казан шәһәрендә дә археолог дүрт атна дәвамында чыгыш ясаячак.

Шулай да беренче көнне зур кызыксыну белән җыелган халыкның бер өлеше лекция башында ук кайтып китте. Сәбәпләр төрле: кемнәрдер акустика начар булганлыктан Джон Картер тәрҗемәчесенең сөйләгәннәрен ишетелмәде, ә кайберсенә лекциянең дингә нигезләнүе секта булу турында шик тудырды. Бу турыда археолог, галим үзе дә “Безне барыбызны да Аллахы Тәгалә барлыкка китергән. Үземнең тикшеренүләремдә мин моңа инандым”,- дигән сүзләр әйтте. Ә кемнәрдер галим сүзләрендә яңа ачыш тапмадылар – инде күптән исбатланган мәгълүматны сөйли дип уйлады. Ә хәзер лекцияне ахырына кадәр тыңлаган кешеләрнең “Могҗизалы ачышларга” карашларын ишетерсез:

Гомуми лекция инде бу. Балалар өчен пирамидалар турында белү кызыклы. Безнең дөньяда боларны белү бик мөһим.

Миңа бик ошады. Ул үткән гасырларны сөйли. Тавышы гына начар ишетелә.

Гомумән, минем телевизордан бу мәгълүматны караганым, ишеткәнем бар иде. Үзем өчен яңалык әлегә тапмадым. Башка чыгышларга да килергә тырышырмын.

Мин бернәрсә дә ишетмәдем. Сөйләве аңлашылмый.

Миңа ошамады. Минем уйлавымча, бу кешеләрне кызыксындыру, тарту гына. Киләсе лекцияләргә килмәячәкмен.

Миңа ошады. Үзем өчен мөһим мәгълүмат алдым.

Баскет Холдагы чара егерме бишенче августка кадәр дәвам итә. Әгәр татар әдәбияте, мәдәнияте, мәгарифе белән бәйле чараларга да шушындый мул реклама бирсәләр, бәлки татар мәктәпләренә укырга керүче укучылар, татар китапларын, газет – журналларын алучылар саны да күбрәк булыр иде.

Әйе, гомуми күзаллауны устерү, яңа ачышлар белән хәбәрдәр булу бер кемгә дә зыян китермәс иде. Хәер, йөзләрчә меңнәр торган Баскет Хол залының арендасын түләүдә, бизәкле төсле чакыру кагәзьләре бастыруга кем ярдәм итә микән? Шушы сорауга җавап эзләп интернет форумында “Аренда өчен олы матди чыгымны каплауда күпләрдә шик тудырган Җиденче Көн Адвенистлары дигән христиан чиркәве ярдәм итә” дигән мәгълүмат таптым таптым. Ландыш Гобәйдуллина.

XS
SM
MD
LG