Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хәерле иртә, Татарстан” бер айга туктады


“Үтерәләр! Иртәдән инде өйгә дә шалтыраталар. Күберәк Пермь, Чиләбе, Сведловски өлкәсендәге ерактагы татарлар шалтырата инде. Фәррүк бабай Финляндиядән шалтыратты. Ник чыкмыйсыз, без ни эшлибез инде хәзер, ди. Мин, болар бакчададыр, белмичә дә калгандыр дип уйлаган идем”,- ди ТНВ- ның иртәнге һәм төнге тапшырулар мөдире Миләүшә Сибгатуллина.

“Аңлаттык инде. Сентябрьдән чыга башлыйбыз. Яңача була. Әзерәк үзгәрә башлыйбыз, дидек. Соң мин әйтәм, “Яңа гасыр” каналы тәкъдим иткәнне карап торасыз инде, дидем”,- дип өстәде ул. Миләүшә Сибгатуллина “Яңа гасырда” үзе дә, гадәттә җомга көннәрендә иртән эфирга чыга. Аның сүзләренчә, бу канал оешканнан бирле мондый хәл бер кайчан да булмаган. “Биш елга беренче тапкыр бу хәл. Яңа елда да, конституция көнендә дә, башка программалар ял иткәндә дә, бөтен бәйрәмнәрдә дә, эшли идек”,- ди ул.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова, “Хәерле иртә, Татарстан” тапшырулары әлегә туктап кына тора, диде. “Яңа студия була. Яңа студия эшләр өчен ремонт ясарга кирәк. Иске декорацияләрне бөтенләй бүген сүтеп ташладык. Сәбәбе сәяси тормыш түгел. Алла бирса, август ахырларына өлгертеп булса, яңа студия булачак, яңа декорация булачак”,- диде Миләүшә Айтуганова. Аның әйтүенчә, телерадиокомпания биш еллыгына әзерләнә. Моңа кадәр эшләп килгән тапшырулар да яңартылачак. Шулай ук яңа тапшырулар да эфирга чыга башлаячак. Бу ширкәтнең туган көне 26 нчы август.

“26 август көнне 5 еллыка багышланган телемарафон була. Анда нәтиҗәләр ясаячакбыз. Яңа тапшырулар турында да сөйләшербез. “Яңа гасыр” турында нәрсә дә булса әйтәсе килгән, тәкъдимнәре булган һәркем студиягә килә алачак. Аннан соң яңа сезонны башлыйбыз. Ул сентябрьнең башында булыр инде. Анда яңа тапшыруларны бирә башлыйбыз. Әйтик шул ук “Бирегез мәйдан”. Ул театраль шоу. Анда яшьләр катнаша. Без аны җәй көне төшергән идек. Аннан соң бик кызыклы проектыбыз бар. Без аны май аенда язган идек. Ул “Шоулы шар” дип атала. Анда сәхнә йолдызлары, театр артистлары бильярд уйный. Бу шоуда Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашкан иде. Артистлар арасыннан кем җиңгән шул Мөхәммәтшин белән уйный”. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, бу көннәрдә генә Испаниянең бер сериалын тәрҗемә итеп бетергәннәр. Аны да тамашачы яңа сезонда күрә алачак. Моңа кадәр эфирда булган тапшырулар да үзгәрергә мөмкин. Шул исәптән бүген без сүз башлаган “Хәерле иртә, Татарстан” да. “Бәлки ул “Хәерле иртә, Татарстан” да булмас. Чөнки хәзер безне Татарстан гына түгел, ә Русиядә дә карыйлар, чит илләрдә дә. Татарстан сүзе аудиторияне, географияне читләтә. Без инде хәзер бөтен тамашачыга хәерле иртә, дип көнне башларга исәп бар”,- ди Миләүшә Айтуганова. Ә хезмәткәрләр бу тапшыруның бер айга туктап торуына мөнәсәбәттә үз фаразларын да белдерә. Кайберәүләр яртысы татарча, яртысы урысча булачак, вакыты да кыскарачак икән, ди. Җитәкчелек исә, әлегә бу хакта бер сүз дә әйтмәде.

Наил Алан.

XS
SM
MD
LG