Бу – өлкә үзәгендәге 8-нче мәчет. Бистәнең исеме үк күрсәтә: ул элек шәһәргә кермәгән. Совет чорында шәһәр халкын яшелчә белән тәэмин итү өчен тудырылган бу совхозга, ул вакытта гадәтенчә, Татарстан белән Чуашстаннан эшче куллар суырып алынган. Артабан Вырыпай бистәсе белән Пригородний арасындагы җирләрне шул ук Буа, Чүпрәле, Шемурша, Комсомол районнарыннан агылган татар-чуашның шәхси йортлары тутыралар. Нәтиҗәдә Пригородний авылы шәһәр бистәсенә әйләнә. Рәис хәзрәт Абайдуллов 8 ел элек мәчет ачуны хәстәрли башлаган иде. Журналистлар соравына җавап итеп, ул ярдәм итүчеләрне ике төрле булуын әйтте. Техника белән 8 кеше ярдәм иткән. Аеруча ул Юл төзелеше идарәсенең Монтаж-техника бүлеге җитәкчесе Равил Кузәхмәтевкә олуг рәхмәтләрен белдерде. Ә акчалата ярдәм итүчеләрдән Сыра заводы директоры Анатолий Литвиновны, малтабар Хәйдәр Вәлитовны һәм төрек Эрсинны гына атады. Иң зур ярдәм күрсәткән ике мөселман кешесе исемнәрен әйтмәскә кушканнар. Ә болай берничә мең рубльле ярдәм итүчеләр бик күп булган.
Рәис хәзрәт белән әңгәмәдән өзек тә тәкъдим итәбез.
- Шөкер, ниһаять, мәчет ачылды. Нигездә, картлар гына йөри мәчетләргә. Яшь буын тартылырмы соң сезнең мәчеткә? - Мөфти Сәүбән хәзрәт ярдәмендә район мәгариф идарәсеннән лицензия алып, яшь буын өчен мәдрәсә ачарга исәплибез. Һәрхәлдә, мәчет ишегендә йозак эленеп тормас, мәчетебез намаз уку урыны гына түгел, мәгърифәт учагы булып та хезмәт итәр. - Кызганыч, гомумән, мәчетләрдә вәгазьләр бик сай эчтәлекле. Сезнең арада чын вәгазь тотардай белемле кешеләр бармы? - Дини яктан мин үзем инде. Димәк, кешесе бар… - Сез башта гарәп хәрефен өйрәнүне максат итеп куясыз. Бәлки Ислам диненең асылын тормышта куллану, әхлак ягына басым ясау хәерлерәк булыр? - Без бу ике юнәлешне бергә бәйләп алып барырга уйлыйбыз. Әхлак, дигәнен… аны бит тыңлый да китә. Ә белем кирәгрәк. Белем аша әхлак тәрбияләрбез. Аннан тыш күренекле татар зыялыларының китапларын да өйрәнәчәкбез балалар белән.
Мәчет ачу тантанасында халык бик тә күп җыелган иде. Өлкә үзәгеннән генә түгел – күрше авыллардан да байтак динкардәшләребез катнашты анда. Ә Пригородний бистәсе мөселманнары өчен олуг бәйрәм булды бу. Соңыннан җыелган халык корбан ашы белән сыйланды. Корбаннар чалган 5 кешегә рәхмәтләр укый-укый.
Айрат Ибраһим, Сембер