Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Уфада Сергей Миронов булып китте


Уфада Русия федерациясе Шурасы рәисе, “Гадел Русия” фиркасе лидеры Сергей Миронов булып китте. Аны һава аланында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов каршы алды. Очрашу бик эшлекле башланды. Һава аланында ук Рәхимов аэропорт төзүгә республика казнасыннан 880 миллион сум акча китеп тә аның республика милке булмавын әйтүенә, Миронов аны хуплавын белдерде. Аның сүзләренчә, зур субъектларда вокзаллар, һава аланнары үзләренеке булырга тиеш. Артабан Республика йортында Башкортстан Президенты һәм спикерның очрашуы узды. Анда сүз торак һәм башка мәсъәләләр турында барган. Аннан соң Миронов республика парламенты депутатлары белән очрашты. Ул сүзен төбәк һәм федераль кануннарны камилләштерү эшчәнлегендә актив катнашу өчен рәхмәт белдерүдән башлады. Очрашуда арзанлы торак, торак алу өчен кредит алуны камилләштерү, ташламалы дарулар кытлыгы турында барды. Спикер Сәламәтлек саклау һәм социаль мәсъәләләр министрлыгын икегә бүлергә кирәк диде. Зурабовны эшеннән алу мәсъәләсе каралачагын ирештерде. Миронов Уфа моторлар төзү берләшмәсе һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәләрендә булды, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашуда ул үзе җитәкләгән “Гадел Русия” фиркасенең 2012нче елда Путинны Русия Президентлыгына тәкъдим итү ихтималлгын әйтте. 2008-2009нчы елларда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк, анда ил Президентын 5-7 елга кадәр сайлау керәчәк диде. Сергей Миронов шулай ук Уфа-Арена, һәм Дуслык йорты төзелешләре белән дә танышты һәм шул ук көнне Мәскәүгә очты.

XS
SM
MD
LG