Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Мурманскида Лариса Арапка ярдәм сорыйлар


Русиядәге Берләшкән ватандашлар фронты оешмасы, Мурманскида көч кулланып, рухи хасталәр хастахәнәсенә салынган Лариса Арапның язмышында ярдәм сорап, Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукинга мөрәҗәгат итте. Берләшкән ватандашлар фронты Лукиннан Лариса Арап өчен бәйсез экспертиза оештыруда ярдәм сорамакчы. Берләшкән ватандашлар фронтының Мурмански бүлеге башлыгы Елена Васильева, хакимиятләр Лариса Араптан, рухи хастаханәләрдә балалар белән дорфа мөнәсәбәт турында язган мәкәләсе өчен үч ала, дип саный.

XS
SM
MD
LG