Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Тольяттида һөнәри берлек активисты тоткарланган


Тольяттида Волга автомобиль заводы бәйсез һөнәри берлек активисты Антон Вечкунин тоткарланган. Бу хакта радиобызган һөнәри берлек рәисе Петр Золотарев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хезмәт хакын күтәрүләрен таләп итеп 1 августка билгеләнгән эш ташлау чыгышлары белән бәйле рәвештә, завод хуҗалары басым ясарга ниятли. Якшәмбедә Мәскәүдә хәкимиятләр, “Революцион эшче партиясе” активистларыннан АВТОВАЗдагы мәгълүмәтләр басылган газетаның тираҗын тартып алган. Ул газеталарны Тольяттига илтәсе булганнар.

XS
SM
MD
LG