Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуар Борис Березовскийга яңа гәепләү белдерелгән


Эшкуар Борис Березовскийга Русиядә – СБС АГРО компаниясенең 13 миллион доллар акчасын үзләштерүдә яңа гәепләү белдерелгән. Тикшерүләр мәглүматенә караганда 1997 елда Березовский Франция ярларында күчемсез милек алыр өчен 13 миллион доллар акчаны канунлаштырган. Генерал прокуратура аны читтән торып кулга алыр өчен һәм Франциядәге мөлкәтенә тыю салырга ордер сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгат иткән. Бу хакта тыңлаулар 7 августа Басман мәхкәмәсендә планлаштырылган. Березовский Аэрофлот компаниясеннән 200 миллионна сумнан артык акча үзләштерүдә гәепләнгән иде инде. Березовский сәяси сыену алып Британиядә яшәгәнлектән, бу җинаят эшләре аннан башка, читтән торап карала.
XS
SM
MD
LG