Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Татарстан хокүмәтендә министрлар алмашыну дәвам итә


Урта гына бер ширкәт җитәкчесе урынбасарыннан бер мизгелдә министр дәрәҗәсенә күтәрелү очраклары сирәк иде әле Татарстан хокүмәте тарихында. Алайда, “Дороҗный сервис Татарстана” ачык акйционерлык җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәймиевнең урынбасары Илдүс Фәсхетдинов, министр итеп билгеләрнде. Илдүс әфәнде Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган. 1987 елдан Казан киез итек басу комбинатында эшләгән. Аннан соң “Инноцентр”, “Линда” кебек оешмаларда инҗенер вазыйфаларын башкарган. 1996 елдан “Дороҗный сервис Татарстана” ширкәтендә эшләгән.

Соңгы айларда хөкүмәттә булган кадрлар үзгәрешеннән күренгәнчә, моңарчы берьюлы министр һәм дә премьер-министр урынбасарлары булып торган җитәкчеләрнең вазыйфалары тарая. Элеке икътисад министры булган Борис Павловны гына искә алыйк. Бу юлы моңарчы ике вазыйфа башкарган Владимир Швецовның вазыйфалары тарайды, хәзер ул премьер-министр урынбасары гына булып кала. Хәзер Татарстан премьер-министрының барлыгы 4 урынбасары бар.

Шимбә яңа министрны тәкъдим иткән вакытта Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов болай диде. Әлеге фикердән премьер минстрның моңа кадәр булган министрга мөнәсәбәтен күрергә була.

Президент указында Владимир Швецовны башка эшкә күчерелүе сәбәпле диелгән. Ул эшг урыны әлегә хәл ителә. Шунысын әйтергә кирәк Швецов күп еллар белзнең белән хокүмәттә эшләрде. Һәркемнең кимчелекле яклары бар, кайвакыт үзем дә катырак тәнкыйтләп җибәрә торган булганмындыр. Ләкин тулаем алганда ул начар эшләмәде.

Шуны да әйтергә кирәктер, башка өлкәләр белән чагыштырганда транспорт мәсьәләсе бүген, Татарстанда аксабырак бара. Һәр җыелышта диярлек Һава аланы, Тимер юл, Автобус вокзалы булсынмы һаман тәнъкыйтләнә. Һава аланы сыйфаты начар булуы йогынтысында Казан универсиадасыз калды дигән фикерләр дә ишетелде заманында.

Яңа министрның моңарчы зур идарәләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе булмаса да, Татарстан җитәкчелеге аңа зур ометләр баглый. Шимбә узган очрашуда Илдүс Фәсхетдинов алга таба үз планнары белән дә бүлеште.

Яңа минитср куелды дип кенә, моңарчы юл, транспорт өлкәсендәге эшләр туктап калырга тиеш түгел, ул дәвам итәчәк. Эшләнәчәк эшләрнең вакыты тизләнер дип вәгъдә итә алмыйм, әмма сыйфат ягыннан яхшы яка үзгәрешләр булачак.

Хокүмәттә министрларның еш алмашынуын күп кенә сөйләшүләрнең темасы булып тора бүген. Ачы телле җурналистлар, аерым алганда “Звезда поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов премьерм – министр, министрларын алмаштырып, үз кешеләрен туплый дигән фикер үткәрә. Милләт өчен җанып көеп йөргәннәрне исә, яңа куелган министрларның күпчелеге татар булуы куандыра. Соңгы кадрлар алмашынуда да татар кешесе министр итеп билгеләнде бит. Әмма кайбер белгечләр моны принципиаль рәвештә мөһим дип санамый. Бер татарга бер рус дигәндәй., минитср алмашынган көнне үк президентның икътисад буенча киңәшчесе дә үзгәрде. Хәзер бу вазыйфаларны , 1996 елдан Рөстәм Миңнехановның икътисадий киңәшчесе булып эшләгән Евгений Гришин башкарачак.

Шулай итеп Татарстан хокүмәтнедә кадрлар үзгәреше дәвам итә, Татарстан җитәкчелеге үзләре белдергәнчә, бу – кадрлар алмашыну өлкәсендә әле соңгы үзгәреш түгел.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG