Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:37

Казанның Канададан алган очкычларына Русия сертификация бирергә ашыкмый


Канадада эшләнгән очкычларның Казанга килүен Татарстан һава ширкәте җитәкчелеге дә, бу бизнес проектка катнашканнар да, тузган очкычларга утырырга теләмәгән юлчылар да көтте. Ни дисәң дә, яңа яңа инде.

“Өч ТУ-134 очкычыбыз һәм аннан соң тагын бер пар бар. Аларны яхшы итеп төзәтергә кирәк. Әмма бу очкычларны төзәтеп торудан файда юк. Алар икътисадый яктан да, рухый яктан да тузган. Юлчылар аларга утырырга теләми”,- ди Татарстан һава ширкәте башлыгы Магомет Закаржаев. Икътисадый яктан карасаң Канадада эшләнгән бу төбәкара очкычлар Русиянең ТУ-134, Як- 42- ләре кебегерәк булса да, ягулыкны ике мәртә азырак тота. Закаржаев әйтүенчә, техник яктан да замана таләпләренә туры килә. “Татарстан” һава ширкәте очкычлары бара торган Казан- Мәскәү, Бигеш- Мәскәү, Мәскәү- Магнитогорски, Мәскәү- Самар арасы өчен дә бик җайлы. 67 эконом класс, калган 9 урын бизнес класс өчен бирелгән. Барсы да шәп кебек. Әмма, бу яңа очкычлар шушы араларда гына әле генә без санаган калаларга юл тотмаячак. Русия Канаданың “тимер кошларын” сертификацияләргә ашыкмый. Сәбәп нәрсәдә соң?

“Бу очкычлар Русиянең “Суперджет-100” проектына көндәш булып тора. “Суперджет-100” шулай ук төбәкара очкыч булачак. Ул иң ким дигәндә ике елдан соң гына сатуга чыгарга мөмкин. Ә без исә, аны үзебезгә иң тиз дигәндә 2011 елда гына сатып ала алачакбыз. Чөнки алар башта башкалар өчен ясаячак”,- ди Закаржаев. Русиянең бу яңа очкычларын Амурдагы Комсомольски шәһәрендә МиГ корпорациясендә чыгарачаклар. Әмма без аларны көтеп тора алмыйбыз, ди Закаржаев. СиЭрДжи-900 Канада очкычларына килгәндә исә, Русиядән кала аны Европаның барлык илләрендә дә сертификацияләгәннәр. “Татарстан” һава ширкәте башлыгы әйтүенчә, Русия рәсмиләре бу эштә аяк чалырга тели. “Акыллы көндәшлек булырга тиеш. Канада очкычларын сатып алып без бит 20 процент таможня өчен дә түлибез. Көндәшлектә Русиянең “Суперджет- 100” очкычларына файдага гына. Аннан да кала, рәсмиләрнең дә аяк чалулары бар. Әмма, мин аларны дөрес түгел дип уйлыйм”,- ди Закаржаев. Әлегә Казанга кайткан Канадада эшләнгән бу ике очкыч Русия күгенә күтәрелә алмаячак. Әмма, башка чит ил ширкәтләре арасыннан аларны кулланып тору өчен арендага алырга теләүчеләр бер- ике генә түгел икән. “Татарстан” һава ширкәте бүгенге көндә ышанычлылар белән сөйләшүләр алып бара. Закаржаев сүзләренчә, бу атна ахырына кадәр кемгә биреп торачаклары да билгеле булачак. Әмма кайсы ширкәт икәнен өздереп әйтмәде. Канадада эшләнгән тагын 4 очкычның кайчан кайтып җитәчәге әлегә билгеле түгел. Финанс ягын хәл итү өчен кредит бирердәйләр белән сөйләшүләр алып барыла. Алу быелга планлаштырылган иде. Җитәкчелек алары килеп җиткәнче, бәлки Русия Канадада эшләнгән очкычларны сертификацияләр дип тә өметләнә. Ә пассажирлар әлегә искеләренә утырып юлга чыга.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG