Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Северстальавто Isuzu” “Камаз”га көндәш була алырмы?


Татарстан башкаласына килгән һәр кунакка Алабуга махсус икътисадый җирлеген күрсәтү традициягә әйләнде бүген. Икътисад – Алабугада, Яңа технологияләр – Алабугада, яше буенча да 1000 ел, бер дә Казаннан калышмый бу шәһәр. Башка өлкәләр гөрләп торса да, машина төзелеше белән Алабугада барысыда бал да май түгел әле. Оpel машиналарын да җыярга тырышып карадылар, шевролет блейзер да, Sang Yong Rexton машиналары да чыгарылды. Әмма берничә елдан соң бу проектлар ябыла. Әле бер генә чит ил машинасының да монда озака калганы юк.

Бүгенге көндә Алабуга җирлегендә урнашкан “Северсталь – авто” заводларында , УАЗ, FIAT, Sang Yong Rexton машиналары җыела, бу исемлеккә хәзер “Isuzu” да өстәлә. Бу японнырның урта йөк машинасы. Дүшәмбе булган ике ширкәт килешүеннән соң, хәзер япон машиналары Алабугада җыела башлаячак.

Яңа төзелгән оешманың 66 % акциясе белән “Северсталь – авто” җитәкли, 29% акция – “Isuzu” га, һәм 5% японнарның Sojitz сәүдә йортыныкы булачак. Яңа килешүнең максатын “Северсталь – авто” ширкәте җитәкчесе – Вадим Шведцов менә нидә күрә.

Безнең планнар зурдан, бу өлкәдә без беренче урыннарда булырга телибез, ә урта зурлыктагы йөк машиналары арасында Русия машина базарында иң беренче урынга күтәрелергә тиешбез.

Шведцов әфәнде әйтүенчә яңа ширкәт төзүгә “Северсталь – авто” 350 милион керткән. Бу оешманың электрон сәхифәсендә әлеге Исудзу машинасының бер моделе генә тәкъдим ителгән. Ләкин алар дүртәү булачак. Җиңел, урта һәм ике зур йөк машиналары. Аларның һәрберсе Алабугада урнашкан заводларда җыелачак, кайбер эшләр шулай ук Ульян машина заводында да башкарылачак. Вадим Шведцов фикеренчә, япон машиналарының киләчәге якты, һәм алар йөк машиналары базарының 20% тәшки итәчәк. Инде 2003 елга әлеге заводта елына 25 мең йөк машинасы чыгарылырга планнаштырыла.

Яңа төзелгән “Северстальавто Исудзу” ширкәте бүген “Алабуга” махсус икътисадый җирлегенең әгъзасы булып тора. Әлегә ширкәт машиналарны җыяр өчен җиһазларны чит илдән кайтарта, ләкин киләчәктә бу җиһазларның күбесе Русиядә җитештерү планнаштырыла, дип белдерде “Северстальавтоның” җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зоя Каика.

“Северстальавто Исудзу” Татарстанда урнашуы, республика өчен бик уңай, чөнки, бу оешмадан салым гына да күпме керә. Әмма шулай да икътисад белгечләре белдерүенчә яңа чыгарыла башлаячак япон йөк машиналары Татарстан Камазына көндәш тә була ала. Дөрес әлегә бу заводта уртача йөк машиналары чыгарырга планнаштырыла, алар “Камаз” өчен көндәшлек була алмый билгеле. Ләкин тиздән бу машиналарның зур йөк машиналары да чыгарыла башланачак.

Бәя ягыннан килгәндә аерма әллә ни сизелми. Мәсәлән 5 тонна йөк алып бара алырлык Камаз машинасы 950 мең сум тирәсе тора, шундый ук Исудзу машиналары 1 миллион чама тора. Әмма шулай да Камаз җитәкчелеге фикеренчә Япон машиналары Камазга тиңдәш була алмый. Инде бүген Татарстан машинасы йөк машинала базарының 37% алып тора, Камазны сату челтәре бик камил шуңа күрә дә, һәр машина базарда үз урнын табачак, ди алар.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG