Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердловски өлкәсендә үпкә ялкынсыну авыруы эпидемиясе кабынды


Екатеринбург шәһәреннән 3-4 чакрым гына ераклыкта урнашкан Югары Пышма каласында бу көннәрдә үпкә ялкынсынуы авыруы эпидемиясе кабынып китте. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә хастаханәгә әлеге диагноз белән 117 кеше кабул ителгән, шуның 10- сы балалар. Өч кеше инде үлде, 6 кеше авыр хәлдә, реанимациядә ята, алар әлегә ясалма сулыш алдыру аппаратлары ярдәмендә яши. Табиблар әйтүенчә, үлүчеләрнең өчесе дә олы яшьтә, теге яки бу чирдән соң иммунитетлары какшаган кешеләр.

Моңа кадәр күз күрмәгән бу хәлне Свердловски өлкә прокуратурасы тикшерә. Өлкә сәламәт саклау министры Михаил Склар вазгыятьне шәхси күзәтү астына алды. Аның әйтүенчә, авыру әлегә локаль – фәкать Югары Пышма шәһәрендә генә тарала. Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан тиз арада авыру чыганагы таралу өчен җиңел шартлар тудырырлык урыннар күзәтү астына алынган.

Югары Пышма шифаханәсенә Екатеринбургтан күп кенә табиблар җибәрелгән, шулай ук Мәскәүдән килгән бер төркем белгечләр эшли. Махсус лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, авыру чыганагы легионелла дигән микроблардан килә икән. Үпкә ялкынсынуының бу төрен кузгатучы бу бактерияләр беренче тапкыр моннан утыз еллап элек Америка Кушма Штатларында табылган булган. Шуннан соң бөтен җир шарында мондый чир эпидемиясе кабынуның нибары 5-6 очрагы гына күзәтелгән. Югары Пышмадагы инцидент шундый сирәк авыруларның берсе, дип тасвирлана. Белгечләр әйтүенчә, бу чирне таратучы микроорганизмнар җәйге төзекләндерү вакытында туктап торган чистартылмаган кайнар су торбаларында үрчегән булса кирәк. Кайнар су җибәрелгәч, алар бернинди киртәсез “кулланучыга” барып җиткән.

Югары Пышма хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машиналары белән авырулар килеп тору дәвам итә. Табиблар кешеләрнең гомерен саклап калу өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрергә тырышалар.

Фәвия Сафиуллина,Екатеринбург

XS
SM
MD
LG