Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаның Арча зиратында кабат фашист тамгаларын ясап киттеләр


Бу көннәрдә Арча зираты каберлекләренә кабат свастика тамгалары ясалды. Бу хәл әле 9 май Җиңү бәйрәме көне алдыннан гына булган иде. Бу юлы инде зираттан тыш, свастика тамгаларын Казанның шул зират янындагы урамнарына да ясап чыкканнар. Кайбер җәмәгатьчелек вәкилләре бу куркыныч хәл дип белдерсә, хокук саклау оешмалары моны балаларның шуклыгы белән аңлата.

Арча зиратындагы кабер ташларына свастика, ягъни фашист тамгасын ясау Казанда әледән-әле кабатланып килә. Дүшәмбе көнне иртән дә зиратка килүчеләр мондый хәлне күреп гаҗәпләнгәннәр. Бу юлы фашист тамгасын кабер ташларыннан тыш, зиратка керә торган үзәк юлда, шулай ук Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамда да буйдан буйга ясап калдырганнар. Арча зиратында тамгаларны инде бетергәннәр. “Азатлык” радиосы Арча зираты җитәкчелегенә шалтыраткач, анда нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарттылар. Бары хокук саклау оешмалары гына җавап бирергә вәкаләтле диделәр.

Вахитов районы Эчке эшләр идарәсе өлкән сержанты Рәзинә Ситдыйкова:

Бу яшьләрне без беләбез, чөнки аларның беренче тапкыр гына ясаулары түгел. Бу 10-15 яшьлекләр. Алар белән сөйләшү бүлды, әмма алар җавап тотмыйлар.

Вахитов районы Эчке эшләр идарәсе өлкән сержанты Рәзинә Ситдыйкова белдерүенчә, моны яшьләр кызык өчен ясадык дип аңлатканнар. Рәзинә Ситдыйкова:

Телевизорда шуный хәлне күрдек тә кызык булды дидедәр. Барлыгы ун кешене тоткарладык, ләкин алар арасында зурлар да бардыр. Чөнки төнлә ул балалар зиратка үзләре генә керә алмас иде.

Вахитов районы Эчке эшләр идарәсе өлкән сержанты Рәзинә Ситдыйкова бу хәл беренче тапкыр түгел һәм киләчәктә дә булачак ди.

Әлеге мәсьәлә белән кызыксынучы журналист Гамил Гыйбадуллин:

Бу свастикаларга гаҗәпләнергә сәбәп юк, чөнки алар һәрвакыт булдылар. Соңгы вакытта алар ешайды. Нәкъ Карл-Маркс урамында свастика ясау исә шушы урамада антифашистларга каршы акция узуы белән дә бәйле.

Журналист Гамил Гыйбадуллин белдерүенчә, бу свастика тамгаларының күбәюе Санкт-Петербургта такырбашлар тарафыннан үтерелгән Дамир Зәйнуллин яклап уздырылган акциягә дә бәйле. Гамил Гыйбадуллин:

Нәкъ шушы айда татар һәм рус матбугатында фашизмга каршы язмалар чыкты. Бу яшьләрдә ачу тудыргандыр, мөгаен.

Журналист Гамил Гыйбадуллин белдерүенчә, бу фашист тамгаларын ясаучылар кемгәдер хезмәт итүчеләр түгел, ә күңелләре кушканча эшләүче яшьләр.

Шулай итеп Арча зиратында свастика тамгаларын ясауга нокта куелыр дип беркем ышандыра алмый. Хәзер аңа инде куркыныч хәл кебек карау да сирәгәя.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG