Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урам мәдәнияте киңәя


Үткән атна ахырында Татарстан башкаласының үзәгендә урам яшьләренең фестивале узды. “Урбания” дип аталды ул. Экстрималь спорт төрләре, брек-данс биюләре бәйгесендә Рүсиянең төрле шәһәрләреннән егет-кызлар катанаша, чит ил кунаклары да бара. Урам мәдәнияте фестиваленнән татар яшьләре дә читтә калмый. -“Урбания” бик яхшы, әйбәт булды! – диде безгә әлеге фестивальдә катнашучы Казан егете, 18 яшьлек Артур. Ул брейк-данс белән 16 яшьтән шөгыльләнә икән. Башка елларны да мондый чараларда катнашып килгән. “Урбания” ул урам яшьләре мәдәнияты. Казанның Ирек мәйданы, Питербург урамындагы тәгәрмәчле такталарда йөрүче, велосипедка атланган егет-кызларны күреп әлеге урам мәдәниятын күз алларга мөмкин диләр. - Мин велосипедта йөрим инде, ә алар аның белән “очалар”, егылалар, тагын сикереп торып “оча башлыйлар. Экстремал яшьләрне читтән күзәтергә яраткан Илзиянең сүзләренә өстәп, быелгы “Урбания” фестивале велосипедка атланган егет-кызларның яраткан урыныннда, башкаланың “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасы каршында үтә. Бер мәйданда Рүсиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр велосипедта, тәгәрмәчле такталарда төрле хәрәкәтләр күрсәтәләр, брейк-данс биюдә, стеналарга рәсем төшерүдә, рэп укуда көч сынашалар. Бу соңгысына Казанның татарча рэп укучы “Иттифакъ” төркеме катнашмакчы булган, ләкин аларны кертмәгәннәр. Оештыручылар “Урын калмады инде!” - дип кире бора. Моңа карап “Урбания”дә татар-егет кызлары катнашмаган дигән нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Катнашканнар алар, брейк-данс биюдә, чөнки аның милләте юк диләр бит. “Урбания” - ул бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөрүче фестиваль булып чыкты. Үткән атнада Казанда узса, җәй ахырына кадәр Рүсиянең 5 шәһәрендә узырга тиеш ди анда катнашучылар. Быелгысына шулай ук чит илдән кунаклар, ди-джейлар, бу юнәлешнең алдынгы кешеләре чакырыла. Аннан соң экстремаль спорт төрләре, брейк-данс буенча җәй башында гына Татарстан башкаласындагы “ТатнефтьАрена” боз сараенда халыкара зур чара узган иде, хәзер менә тагын шуңа охшаганы. Бу чараларны күзәтүчеләр, катнашучылар Казан урам мәдәниятен үстерүче шәһәрләрнең берсе дип киләләр. Мәскәүдән кала билгеле. Чөнки “Урбания”нең йомгаклау өлеше Рүсия башкаласында 8 сентябрьдә узачак. Казанда узганында алдынгы дип табылган катнашучы көзен Мәскәүгә барачак. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG