Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Фарсы култыгында уртак мәнфәгатъне кайгырта


АКШ дәүләт секретаре Кондализа Райс һәм саклану министры Роберт Гейтс, Якын Көнчыгыш сәфәрләренең беренче тукталышы булган Мысырга килде. Мысырның тышкы эшләр министры Әхмәт Абдул Гейт белән сөйләшүләр соң уздырылган матбугат очрашуында Кондализа Райс “АКШ үз беректәшләренә ярдәмдә һәм иминлек чаралары белән тээмин итүдә төпле гарантия бирә. Бу төбәктә гомүм ихтибарны җәлеп иткән уртак мәнфәгать – террорчылык, экстремизм белән көрәш, элек яулап алынган тынычлык тәррәкыятен яклау һәм аларның нәтиҗәсен киләчәккә илтү”,- диде.

Шарм әш- Шәехта алар Мысыр, Сөгед Гәрәбстаны, тагын алты фарсы култыгы илләре тышкы эшләр министрлары белән очрашу үткәрәчәк.

АКШ, Әль- Каидә, “Хезболлах”, шулай ук Иран белән Сурия йогынтысына каршы торыр өчен, Сөгед Гәрәбстаны, Мысыр һәм Израильгә 63 миллиард долларлык корал китерергә ниятли.
XS
SM
MD
LG