Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:00

Грузия олимпия уеннарына бойкот белән яный


Әгәр дә Русия 2014 елда Сочида булачак кышкы олимпия уеннарына әзерлектә Абхазияне дә җәлеп итсә, Грузия бу уеннарга бойкот белдерү белән яный. Бу хакта “Время новостей” газетасына биргән әңгәмәсендә Грузин парламенты башлыгы Нино Бурдҗанадзе белдерде. Ул, Грузия рөхсәтеннән башка, Русия ширкәтләренең Абхазиядә нинди дә булса төзелеш башлаулары, канунсыз дип билгеләде.

Элегрәк, Русиянең Абхазиядә кирбеч һәм цемент заводы төзү турындагы планнары хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG