Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Русия Фәләстин автономиясен бердәм итеп күрергә тели


Фәләстин автономиясенең бердәмлеген саклап калу максатыннан Русия “Хәмәс” төркеме җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләрне дәвам итә. Бу хакта бүген белдергән Русия тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Денисов, сүз биредә Хәмәснең уртачыл фракциясе турында бара дип ассызыклады.

Аннан алда, Русия президенты Владимир Путин Мәхмүт Аббасны Фәләстин автономиясенең канунлы җитәкчесе буларак хуплавын белдерде. Кремльдә Фәләстин лидеры белән очрашкан Путин, автономиядә таркаулык килеп чыкмасын өчен Аббастан үзе йогынтысын файдаланырга чакырды. Үз чиратында Фәләстин башлыгы дөнья җәмәгатчелеген фәләстин халкына, шулай ук Гәззә сызыгына да ярдәм итүне сорады. Гәззәдә хәкимият “Хәмәс” төркеме кулында, житәкчесе Аббас булган “Фәтх” партиясе Юрдун елгасының көнбатышын үз контролендә тота.

XS
SM
MD
LG