Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Татарлар төрки яшьләр көннәренә җыена


Беренче төрки яшьләр көннәре 1992 елда Казанда оеша. - Моны оештырыр алдыннан 1991 елның октябрь аенда “Азатлык”ның икенче корылтае булган иде. Шул корылтайда төрки яшьләр көннәрен оештыру комитеты төзелде. Чакырулар күп өлкәләргә җибәрелүгә карамастан иң күп төрки халыклар Рүсиядән булды. Алар беренче чиртта моңа мохтаҗ иде. - диде безгә Халыкара төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты, “Азатлык” газетасы баш мөхәррире Тәлгат Әхмәдишин. - Үзегез белгәнегезчә алар бүгенге көндә коллык хәлендә яшиләр. Шуңа аларны “Азатлык”ка омтылыш берләштерде. Чит илләр белән элемтә 1993 елда Баку шәһәрендә үткән төрки халыкларның корылтаеннан соң ныгый. Аңа халыкара төрки яшьләр көннәре дигән исем бирелә. Быел төрки яшьләр көннәре 5 – 12 август көннәрендә Макидониядә үтәчәк. Бу чараның максатын башлап җибәрүчеләр, хәзер инде Татарстаннан делегат буларак катнашучы Тәлгат Әхмәдишин түбәндәгедә күрә. - Төрки халыкларны берләштерү! Әлләни зур максатларга ирешмиләр-ирешүен, ләкин сәясәттә, мәдәният өлкәсендә үзләрен сиздерәләр. Халыкара төрки яшьләр көннәре 92 елдан бирле я ике елга бер тапкыр, яки сирәгрәк үткәрелеп килгән, кайчан ничек булу финанс хәленә бәйле икән. Быелгысына төрле илләрдән төрки яшьләр оешмаларының делегацияләре җыелыр, 150 кеше булыр дип көтелә. - Татарлардан 8 кеше катнашачак – ди Тәлгат абзый. - Татарстаннан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дамир Шәйхетдин сөйлиячәк. Шул чыгышлардан соң багышланган проблемаларга төрле резолюцияләр, мөрәҗәгатьләр кабул ителәчәк. Бер елны анда Себер татарлары яшьләр оешмасы аерым әгъза булып та керергә теләгән булган. Ләкин… - Бөтен төрки халыклар каршы чыкты. Алар татар милләтен бер милләт итеп кабул итәләр. Андый сәяси агымнар булып алды анда, бигрәк тә Төркия төрекләре бу мәсьәләдә кискен итеп әйтте, без татар халкын бер бөтен итеп карыйбыз диделәр!- дип җавап кайтарды төрки яшьләр көннәре ветераны, быелгы Татарстан делегаты Тәлгат Әхмәдишин. Бу яшьләр көннәре дип аталса да билгеле бер яшь билгеләнмәгән. Быелгысына Татарстаннан барасы 8 делегат арасында “Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова да бар. - “Төрки яшьләр көннәренә беренче тапкыр барам. Элек гөрләп үткән, соңгы елларда начар эшлиләр дип ишеткәнем бар иде. Бу чарадан бернидә өмет итми Римма. Кайбер максатларын әле кире кага… - Төрки яшьләренең берләшүе ул, чынга ашмаслык әйбер. Һәрберсе үз мәнфәгатен кайгыртып йөри. Татарлар аерым, Казан татарлары, Себер татарлары, Кырым татарлары да аерым алар. Римма Македониягә баруның тагын бер сәбәбем чит илләрне күрәсем килү ди. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG