Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Ачык микрофон: Алина Кабаева Дәүләт Думасына депутат булырга җыена, моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди?


-Алина Кабаева бөтендөнья чемпионы булды. Мин уйлыйм, ул депутатлыкка да үтәр, дип. Күбрәк андый кешеләр булсын иде. Күбрәк андый спортсменнар Дума составында булса, спорт тизрәк үсәр иде, дигән нәтиҗә ясар идем. Спорт бик түбәндә дә түгел, ләкин бик югары да түгел. - Татарстанда спортның кайсы өлкәсе аксый?

- Футбол. Чыгалмыйлар бит, дөнья чемпионы була алмыйлар, берничек тә. Хоккей да бик “ни ахти”. Фетисовлар заманындагы дәрәҗәгә җитә алмыйлар бит.

- Мин хәтта белмим, әгәрдә ул гимнастка икән, димәк үтәр. Яхшырак хәрәкәтләнер.

- Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Спортта һәм сәясәттә ул ничек катнаша алыр икән, чөнки алар икесе ике нәрсәдер, дип уйлыйм. Спорт үзенчә , сәясәт үзенчә дип уйлыйм.

-Ә ул бәлки спортны Дәүләт Думасыннан күтәрергә уйлый торгандыр?

- Мин уйлыйм, юк, дип.

- Миңа барыбер. Думадан барыбер файда юк.

- Мин уйлыйм Думада сәясәтчеләрнең , икътисадчыларның фикерләрен җиткерүчеләр булырга тиештер, дип, әмма шулайда, икенче яктан карасаң, күпмедер процент гади халыкның , ягъни, спорттан да, сәнгать өлкәсеннән дә фикерләрне җиткерүчеләр булырга тиештер.

- Бик шәп булыр иде Алина Кабаева депутат булса. Чөнки Алина Кабаева үзенең эше белән спортның гүзәллеккә, матурлыкка омтылышын күрсәтә. Яшьләр хәзер бит бездән күбрәк беләләр . Хәзерге олы кешеләр алар искечә уйлыйлар, шуңа күрә яшьлек барыбер алдырак бара. Шуңа күрә мин “за”. Мин спорт лагеренда булган идем. Гимнастика белән шөгельләнгән спортсменнарның күбесе, “мин Алина Кабаева булам” диләр, аңа ошарга тырышалар.

- Хәзер бөтен спортсменннар депутат булырга тырышалар. Нәрсәгә кирәк инде ул.? Депутатлар болай да бик күпләр инде алар.

- Депутат булып спорт өлкәсендә бәлки берәр нәрсә эшләсе килә аның ?

- Казанннан түгел бит инде ул , Казан проблемаларын белми. Каян ул депутат булырга мөмкин инде ? Ашынмыйм аңа.

- Ишетмәдем, бердә бу хәлне. Ярый, теләсә нишләсен.

- Нәрсә бирер микән ул, депутат була алса?

- Спорт мәктәпләрен үстерә алса, әйбәт булыр иде.

-Аның бу эше барып чыкмас дип уйлыйсың мени?

-Барып чыгар. Ул теләсә - теләгенә ирешер.

Мәликә Басыйр.

XS
SM
MD
LG