Accessibility links

Багдадта шартлауларда 65 кеше һаләк булган


Иң күп һаләк булучылар Гыйрак башкаласының көнбатышында. Анда бензин стансасы янында ягулык төялгән йөк машинасы шартлатылган, 60 кеше яраланган Икенче шартлау Багдад үзәгендә булган. Анысында 15 кеше һаләк булган, 30 кеше яраланган. Гыйрак хакимиятләре мәгълүмәтләренә караганда, бары июль аенда гына 1600 тыныч тормышлы кеше һаләк булган. Бу хәл июнь ае белән чагыштырганда өчтән бергә артык. Гыйракта америка хәрби көчләре белән җитәкчелек итүче Дэвид Петреус һәм Багдадтагы илче, 15 сентябрьгә Конгресска вазгият тәррәкияте хакында хисап бирергә тиеш. Ул документ, Америка хәрбиләренең алга таба да Гыйракта калу карарына йогынтысы ясаячак, дип саныйлар.
XS
SM
MD
LG