Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Пагонлы убырлар” эше карала


“Пагонлы убырлар” эше дип йөртелгән җинаятләрдә гаепләнүчеләр, үз гаепләрен кире кага. Мәскәү эчке эшләр идарәсе оператив эзләү бүлегенең ике хезмәткәре һәм бүлек мөдире мәхкамәгә тартылган. Тикшерү, алар уйдырма дәлилләр белән җинаят эшләре ачып эшкуарлардан акча даулаган һәм канунсыз рәвештә корал тоткан дип раслый. Мәхкамә утырышы ябык ишекләр артында уза. Җинаять эше мәхкамәгә яшерен дигән исем астында килгән.
XS
SM
MD
LG