Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинда җир тетрәде


Сахалин утравының Невель районында көчле җир тетрәү булган, гадәттән тыш хәл реҗимы кертелгән. Җир тетрәүнең көче Рихтер шкаласы белән җиде баллга якын дип билгеләнә. Белгечләр яңа тетрәүләр булып тора дип хәбәр итә. Кешеләргә урамда калырга, йортларга кайтмаска тәкъдим ителгән. Шәһәр стадионында чатырлар шәһәре ясыйлар. Кайбер мәктәпләрдә вакытлы торак урыннары ачылган.
XS
SM
MD
LG