Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абитуриентлар зур түземсезлек белән көтә...


Шушы көннәрдә югары уку йортлары абитуриентларның кабул ителүе турында фәрманнарын чыгара. Шунлыктан уку йортлары янында укырга керү – кермәүләрен белергә килгән абитуриентлар, аларның әти - әниләре хәйран күп җыелып тора.

Абитуриентлар өчен шушы көннәрдә бик мөһим эшләр хәл ителә. Университетлар студентларның укырга кабул ителүе турында фәрманнар язып элә.

Соңгы елларда абитуриентлар икътисадчы, юрист белгечләре укытып чыгарган бүлекләргә күпләп гариза бирә. Казан Дәүләт Икътисад Университетына керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Бу турыда Икътисад Университетында кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Алексей Кирпиков түбәндәгеләрне әйтте:

Университетның теләсә нинди факультетына түләүле яки бюжет тарафыннан түләнгән бүлеккә укырга керү өчен рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен тапшырырга кирәк. Үзебездә өстәмә бернинди имтихан да алмадык. Быел иң күп гаризаны менеджмент белгечлегенә бирделәр. Монда бер урынга 6, 35 кеше гариза бирде. Икътисад факультетына барлыгы 1133 кеше гариза биргән. Монда конкурс бер урынга 5,08 – кеше. Үткән елдагыга караганда түләүле урыннарга конкурс артты. Үткән елны менеджмент факультетының түләүле бүлегенә бер урынга өч кеше көч сынашса, быел - җиде кеше. Көндезге бүлектә бер елга түләү бәясе – алтмыш ике мең ике йөз.

Уку өчен түләү бәяләренә килгәндә, бүгенге көнгә иң югары бәяләр Казан Дәүләт Медицина Университетында. Социаль хезмәткәр булырга теләүчеләр елына утыз дүрт мең түләсә, дәвалау факультетында укучылар – җитмеш ике, теш табибы белгеченә укыткан факультетта белем алучылар – сиксән тугыз мең сум түләячәк. Керү конкурсы бөтен факультетта бер чама – бер урынга өч – дүрт кеше көч сынаша.

Ә Казан Дәүләт Технология Университеты факультетларының көндезге бүлегендә бер елга уку бәясе – 40 – 42 мең сум. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә уку өчен 21 – 27 мең сум түләргә туры килә.

Казан Дәүләт Университетында иң югары түләүләр геология, юридик факультетларда. Монда бер елга уку өчен түләү бәясе – илле җиде мең тәшкил итә. Шулай ук ВМК, икътисад, политология факультетларында да бәяләр югары икән. Ә татар филологиясе, тарих факультетындагы белгечлекләргә түләү бәяләре егерме биш – утыз мең. Казан Дәүләт Университетының кабул итү комиссиясендәге хәлләр турында кабул итү комиссиясенең өлкән лаборанты Роза Низамова болай сөйләде

Быелны бездә иң зур конкурс икътисад факультетында булды. Биредә бер урынга егерме алты гариза бирелде. Шулай ук рус журналистикасы, психология, экология факультетларында конкурс зур булды. Мәскәү һәр ел бюджет тарафыннан түләнгән урыннарны киметә. Быел да һуманитар факультетларда урыннар кыскарды. Физика факультында яңа специальность ачылды быел. Аңа бюджет тарафыннана түләнгән унбиш урын бирелде. Яңа факультетлар ачыла, тик аларга бюджет тарафыннан акча түләнми. Гомумән, быел үзгәрешләр зур. Беренче тапкыр һуманитар факультетларга бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсе белән кабул иттек. Керү турында фәрманнар һәр көн чыгып тора. Бүгенге көнгә биш фәрман чыкты, әле тагын көтелә.

Быелдан Казан Дәүләт Педагогика Университеты да үзгәрешләр кичерә. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан филиал ябылганлыктан, анда укыган студентларның бер өлеше Казанга күчерелә. Университетта быел бик күп яңа факультетлар ачылган. Педагогика Университетындагы үзгәрешләр турында кабул итү комиссиянең җаваплы сәркәтип урынбасары түбәндәгеләрне әйтте

Безнең университетта 2007 елдан яңа факультетлар ачылды. Болар: дөнья икътисады, гарәп һәм инглиз телләр белгечлеге, биоэкология, мәгарифтә мәгълүмати технологияләр. Яңа гына ачылуга карамастан, монда күп студентлар керергә теләк белдерде. Иң популяр факультетлар бездә – юридик, чит телләр һәм социаль – икътисади факультет. Гариза аз бирелүче факультетлар – физика һәм биология факультетлары. Быел якынча 9-10 процент бюджет тарафыннан түләнгән урыннар кыскартылды. Бу көннәрдә керү фәрманнарына кагылган мәсьәләләрне чишәбез.

Университетка кабул итү турындагы фәрманны абитуриентлар зур түземсезлек белән көтә. Һәрберсенең теләгән университетта белем аласы килә. Бюджет тарафыннан түләнгән урыннарга керергә өметләнүчеләр саны бик зур. Казанның Мәдәният һәм Сәнгать Университетында ризасызлык белдереп, бәхәс куптаручылар күп булган. Гобәйдуллина Ландыш.

XS
SM
MD
LG