Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кинематография тарихына багышланган китап чыкты


Узган гасырның 70-80 елларында авыл халкының, ике серияле индийски кино була, бәясе 40 тиен дигән, яшен тизлеге белән таралган хәбәре хәзер тарихта гына инде. Әгәр дә тагын да тирәнгәрәк күз салсак, “Казан телеграфы” 1906 елның 15 нче августында “Бертуган Никитиннар циркында беренче дәрәҗәдәге артистлар катнашында мөселман бәйрәме тамашасы була” дигән хәбәр тарата. Тамаша “Мәккәгә сәяхәт”, “Төнге намаз”, “Мәккә манзаралары” дигән картиналар күрсәтү белән төгәлләнә диелгән. Шулай итеп Казанның мөселман халкы да кинематографиягә җәлеп ителә башлый. Бу хакта Елена Алексееваның кино тарихына багышланган китабында әйтелә. Белгечләр, әле моңа кадәр бу кадәр эзлекле һәм тарихи тикшеренүләрне үз эченә алган басманың булганы юк иде, дип белдерә. Бу китапка күз салырга өлгергән кинематография аксакалы, озак еллар “Татарстан” кинотеатры мөдире булып эшләгән Әхәт Биляев мәдәнияттә кино тарихын беренче тапкыр чагылдырган беренче хезмәт, дип атады.

“Казан киноны яхшы хуплап алган шәһәрләрдән бердән- бере дип атарга була. Әгәр 1895 елда беренче киносеанс Парижда булса, икенчесе май аенда Петербурда, өченчесе, Париждагыдан бер елдан соң Казанда”. Бу яктан караганда да, ди Биляев, бу китапның чыгуы да зур әһәмияткә ия. Автор Елена Алекссева әйтүенчә, ул бу эш өстендә 10 ел утырган. Милли архив, универститет китапханәләрендә мәгълүмәт туплаган. Татарстан Фәннәр академиясе грантының гына зур булмавы тарих фәннәре кандидатының бу эшен тулысы белән басарга мөмкинлек бирмәгән. Китап 180 битле, 500 данәдә юка тышлы булып чыккан. Рәсемнәр дә, тагын өстәмә мәгълүмат та озакламый басылачак китапта булачак дип вәгъдә итәләр.

“Интернетта нәшриятлар өчен булган бәйгегә куелды. Кем басачагы бер ай эчендә билгеле булачак”,- ди автор үзе. Бу чарада тарих белән бүгенге көн бергә үрелеп барды. “Татаркино” дәүләт идарәсе мөдире Владимир Батраков та сүзен “Тарихтан башка бүгенгенең киләчәге юк” дип башлады. Республикада кино күрсәтүнең яңа концепциясе әзерләнүе турында әйтте. Күрше- тирә республикалардагы авылларда кино күптән беткән булса, Батраков әйтүенчә, Татарстанда аны күпмедер дәрәҗәдә саклап кала алганнар.

“Әлегә без аны видепроектрлар, күчмә кино күрсәтү җайланмалары белән саклап калачакбыз. Аңа алмашка дигиталь кино киләчәк. Безнең илдә әлегә пиратлык сәнгатьнең бу төренә комачаулык итә. Дигиталь кино бу яманлыкка киртә куярга тиеш”,- ди Батраков. Шәһси кулларда булган кинога каршы торырдай хөкүмәт ярдәменә өмет итә ул. Аның сүзләренчә, алга таба кинопрокат һәм кино төшерүне тулысынча җайга саласы бар. 2005 елдан башлап кино өлкәсендә нык тизләнеш башланган. 2010 елга үзебезнең Татарстан киносы барлыкка киләчәк. Аны беләчәкләр, хөрмәт итәчәкләр. Бу зур эшне башкарып чыгу өчен әлеге китапның да ярдәме булачак, диде Батраков.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG