Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әле ярый нефть бар


Һавада театральләштерелгән лазерле шоуны Татарстан халкы беренче тапкыр Казанның меңеллыгында күреп ах иткән иде. Билгеле Башкала , мең ел, аңлашыла. Ләкин шактый гына акчаларга мондый лазерлы шоуны республиканың ширкәтләре дә оештыра ала бүген. Барлык хикмәт нефттә. Пәнҗешәмбе "Түбән Кама нефть химиясе" үзенең 40 еллык бәйрәмен шактый югары дәрәҗәдә уздырды. Биредә шоу гына түгел, ә Салават Фәтхетдинов, Валерий Леонтьев, Владимир Винокур кебек Русия эстрада йолдызлары да чыгыш ясады. Бу әле чагыштырмача яшь "Түбән Кама нефть химиясе" ширкәтенең бәйрәме генә, моннан соң Әлмәттә “Татнефть” ширкщтенең 3нче миллиард тонна нефть чыгару тантанасының ничек уздырылуы турында күз алдына да китереп булмый. Пәнҗешәмбе узган тантанага Татарстан президенты җитәкчелегендә, республиканың күп кенә рәсми затлары килгәннәр иде.

Беренче тәбрикләү сүзләрен Татарстан президенты Минтимер Шәймиев әйтте.

Бу барыбызның да сезнең белән уртак язмышыбыз. Мин әйтер идем бәхетле язмыш, бәхетле чөнки, заманында килгән әби – бабаларыбыз, әти - әниләребез, аларның өметләре, бигрәк тә инде аларның балалары алар эшләгән эшләрне күрәләр һәм тагын да зурракка ирешәләр. Зур рәхмәт үзегезгә, эшләгән эшләрегез барып чыга, булдырасыз.

"Түбән Кама нефть химиясе" ширкәтендә бүген 20 мең кеше эшли, унлап завод, унбер идарә, җиде фәнни-технологик һәм проект-конструкторлык үзәкләре сафка баскан. Ул Россия һәм БДБ илләрендә әйдәп баручы оешмалардан санала. Биредә җитештерелгән продукциянең 60 проценты читкә сатыла. 2006 елда "Түбән Кама нефть химиясе"нең чиста табышы 3,4 миллиард сумны тәшкил иткән иде. Быел - 3,7 миллиард сум күләмендә көтелә. Быел "Түбән Кама нефть химиясе" ачык акционерлык җәмгыятенең җитәкчеләр шурасы "ТАИФ" ширкәте белән берлектә "2008-2012 елларга стратегик үсеш программасы"н тикшергән иде. Аның буенча, җитештерү күләмен өч тапкырга арттыру көтелә.

Әйе – нефть – көч, куәт. Күпләр аны кара алтын дип атарга ярата, нефтне ипигә тиңләүчеләр дәаз түгел бүген. Ник дигән хәзер хәтта икмәк басуларының бер өлеше дә нефтьчеләргә сатыла яки арендага бирелә. Кулланышка бирелгән очракта елга бер гектар бәясе – 10 мең сум. Ләкин монда төп проблема, министр әйтүенчә, әлеге җирләрнең күбесе кеше җирләре. Алар үз җирләрен нефть ширкәтләренә бирергә теләмәсәләр, ул җирләр барыбер, шартлы рәвештә, мәхкәмә аша булса да. Хуҗаларыннан сатып алыначак. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә моңа уңай карашын белдерде “Бүген Татарстан бюджетының 50% нефтьтчеләрдән килә, икмәк басуының берничә гектар җирен аларга бирү, бу авыл хуҗалыгы өлкәсенә бернинди зыян китерми диде ул”, бер чыгышында. Өстәп шуны әйтергә кирәк , министр әйтүенчә, быел Татарстан районнарыннан 5 миллион тонна икмәк җыю планнаштырыла.

Шулай итеп, республикада нефть тә күп икмәк тә күп, әмма барыбер дә бензинга, ипигә дә бәяләр арта гына. Әмма монысы инде күбрәк хезмәт өчен түләүдер. Ни әйтсәң дә Татарстанда нефть күп булса да аны эшкәртәсе бар бит әле. Сер түгел, күп еллар, әле хәзер дә Русиянең кайбер төбәкләре. Аерым алганда Себер яклары, эшкәртелмәгнән нефтьне юньнән генә сатып җибәрә. Аңлашыла, арзан нефтьне, эшкәртеп аннан табыш чыгару, җиңел эш түгел. Монысвы инде билгеле Таткарстан нефтьчеләренең уңганлыгы әлбәттә.

Язма ахырында, нефтьнең икътисадка гына түгел, ә сәясәткшә булган йогынтысын да әйтергә кирәк. Киләчәктә Татарстан президенты кем булыр, бүген бу сорау күпләрне борчый. Нефть ул көч, шуңа күрә дә, Түбән Камадан чыккан җитәкчеләргә юл ачык бүген. Әйтик Казан башлыгы Илсур Метшин. “Звезда Поволжья” газетасында Рәшит Әхмәтов, киләчәктә президент тәхете урынына Рөстәм Миннеханов белән Илсур Метшинны төп көндәшчеләр итеп күрә. Маяк радиосына биргән әэгәмәсендә Минтимер Шәймиев, президент 40 яшьлек кеше булырга тиеш диде. Әмма җурналист Казан хакимияте башлыгының республиканы җитәкләп алып бара алырлык көче барына ышанмый, һәм президент итеп күбрәк Рөстәм Миңнехановны күрә.Тәҗрибәле премьер-министрның җитәкчелектәге элемтәләре шактый күбрәк, сүзе дә күпкә үткен. Халык сайлаган очракта да, күбрәк Миңнеханов ягына басачаклар дип фаразлый Рәшит Әхмәтов.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG