Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:22

Башкортстан ягулык тармагын Мәскәү үз кулына ала


Соңгы көннәрдә Башкортстанның ягулык-энегретика тармагын тикшерү эшләре дәвам итә. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, нигездә, Башкортстан Президентының улы Урал Рәхимов карамагында булган республика ягулык-энегретика комплексын бу елның язында чираттагы тапкыр тикшерә башладылар. Бу тармакка карата Русиянең Югары Арбитраж мәхкәмәсе яңа дәгъвалар белдергән иде. Русиянең Мәхкәмә приставлары тикшерүләренә таянып, Федераль Арбитраж мәхкәмә Урал Рәхимов кулындагы ширкәтләрнең дәүләткә 43 миллиард сумлык бурычы булуы хакында бәян итте. Югары Арбитраж мәхкәмә әлеге эш буенча беренче нәтиҗәләрне бәян итте. Хәзер “Башкирский” капитал берләшмәсе карамагындагы 6 нефть эшкәртү ширкәте акцияләренең бер өлеше дәүләт карамагына кайтарылачак.

Шул ук вакытта кайбер сәясәт һәм икътисад белгечләре Урал Рәхимовның тиз генә бирешмәячәгенә ишарә итә. “Әле ул Арбитраж мәхкәмә карарын гамәлдән чыгарту өчен омтылыш ясап карарга мөмкин”, - дип белдерә алар.

Ничек кенә булмасын, федераль үзәк, Башкортстанның ягулык-энергетика тармагы ширкәтләрен кабат үз карамагына кайтарып бетерү өчен ныклы максат куйганга охшаган. Уфадагы этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Мәскәү Кремле илнең Арбитраж мәхкәмәсе ярдәмендә, Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовтан барлык ягулык тармагы ширкәтләрен бу елның көзенә алып бетерәчәк. “Үктәбер аенда Уфада Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулу билгеләнәчәк. Менә шул тантаналардан соң, Русия җитәкчелеге Башкортстанның иң зур байлыгын бирүче нефть эшкәртү тармагын тартып алып бетереп кенә калмыйча, республикада югары җитәкчеләрне алмаштыру сәясәтенә дә тотынырга мөмкин”, - ди Илдар Габдрафыйков.

XS
SM
MD
LG