Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Спид чирлеләр арта




Атнакич көнне Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Аны Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов ачты һәм алып барды. Утырышта Бәләбәй шәһәре һәм районының, шулай ук Илеш районының СПИД авыруын кисәтү һәм чирлеләрне дәвалау юнәлешендә алып барган эшләре аерым тикшерелде.



Фидус Ямалтдинов сүзләренчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә шушы зәхмәтне эләктерүчеләрнең 6 меңгә якыны рәсми теркәлгән. Ә күпме әле аларның теркәлмәгәннәре. Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин.



“ Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны ел саен 20 процентка арта”, - ди Хөкүмәт рәисе урынбасары Фидус Ямалтдинов.



Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Фидус Ямалтдинов сүзләренчә, хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны яшьләр арасында да ишәя. Төрле юллар белән шушы чирне йоктыручыларның санын тәгаен мәгълүматларда күрсәтте Фидус әфәнде. “СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала”, диде ул.



XS
SM
MD
LG