Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Югары уку йортларына имтиханнар тәмам


Башкортстанда югары уку йортларына укырга керү имтиханнары тәмамланды. Бәхетле яшь-җилкенчәк үзләре теләгән вузларга укырга керә алды. Республикада соңгы елларда бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлекләре чикләнә, чөнки андый урыннар кими һәм коммерция нигезендәге, ягъни акча түләп керү төркемнәре арта бара. Быел да шушы ук күренеш үз дәвамын алды.

Башкортстан хакимиятләре соңгы елларда чит төбәкләрдә яшәүче башкорт балаларын республика югары уку йортларына кертү өчен аерым квоталар бүлә. Быел төрле вузларга шундый 100 урын бүленгән булган. Әлеге квоталар буенча укырга кертү хәстәрлекләрен башкорт милли оешмалары да үз өстенә ала. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкрма комитеты да бу эштән читтә калмый. Бу оешманың рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Кадыйм Аралбай сүзләренчә, чит төбәкләрдәге башкорт балаларын Башкортстанга укырга җәлеп итү бик яхшы эш, әмма әле бу юнәлештә эшләнеп бетмәгән гамәлләр бар, ди ул. Мисал өчен, быел чит төбәкләрдәгеләргә 100 урын бүленгән булса, имтиханнарны нибары яртысы гына тапшыра алган.

Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Кадыйм Аралбай сүзләренчә, Башкортстанга укырга квотлара буенча бер урынга ике-өч кеше килсә дә әйбәт булыр иде. Ләкин алар аз килә.

XS
SM
MD
LG