Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа мәчеткә манара куелды


Башкортстанда яңа мәчетләр төзелү белән беркемне дә аптыратып булмый бүгенге көндә. Алар һәр районда берьюлы берничә авылда төзелеп ятарга мөмкин. Ә менә Стәрлетамак районындагы Кантюковка авылы халкы үз мәчетләре белән чын-чынлап горурлана алачак. Биредә былтыр көз айларында мәчет төзелешенә нигез салынган иде. Ике катлы мәһабәт мәчетне төзетүгә шушы авылда туып үскән булдыклы милләттәш Рәфкат Кантюков алынган. Бүгенге көндә Татарстандагы иң зур ширкәтләрнең бересен җитәкләгән якташ менә шулай авылдашларына бүләк эшләргә булган.



Атнакич көнне яңа мәчет төзелешендә истәлекле вакыйга булды. Бирегә куәтле техникалар китереп, мәчетнең гөмбәзләрен һәм манарасын урнаштырдылар. Әлеге тантаналарга авылның байтак кешесе җыелды һәм бу чара зур бәйрәм төсен алды. Казаннар асып тәмле ашлар пешерделәр, чәйләр кайнаттылар һәм манара үз урынына куелгач, догалар кылып, чәй мәҗлесенә җыелдылар.

Авылның имам-хатибы Раил хәзрәт Корманаев шушы мәчетнең киләсе елның апрель аена файдалануга тапшырылачагын әйтте. Аңа төзелеш эшләренә матди ярдәм иткән Рәфкать Кантюковның әнисенең исемен бирергә – “Суфия мәчете” дип кушарга булганнар. “Авылыбызда элегрәк дингә тартылучылар бик күп түгел иде, мәчетле булгач, андый кешеләр артыр, дип өметләнәбез”, - ди Раил хәзрәт.



Стәрлетамак районындагы Кантюковка авылы имам-хатибы Раил хәзрәт Корманаев фикеренчә, мәчет чынлап та үзенчәлекле була. Матурлыгы һәм зиннәтлелеге белән бу авыл мәчетенә Башкортстандагы бер генә мәчет тә җитмәс, дип ышандыра Раил хәзрәт. Аның эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлә, төсле витражлар куела, гөмбәзләре алтын белән каплатыла. Мәчетнең үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырыла.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG