Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:45

Ачык микрофон: Югары уку йортына бушка укырга керүгә ышанасызмы?


- Юк. Бушка керүчеләргә мин ышанмыйм. Хәтта баллларың яхшы булса да, акча сорыйлар. Быел үзем кереп карадым. КГУга кереп карамадым. Башка университетларның татар бүлегенә кереп карадым , әмма ләкин керә алмадым. Минем 52 балл булды. Теләче районының татар мәктәбендә укыдым. Күп кенә олимпиадаларда катнашкан кеше мин, беренче урынннарны алган кеше. Монда мин уйлыйм ниндидер махинация бардыр дип, чөнки, минем белән егет-кызлар олимпиадаларда очрашканда аларга караганда минем белем күпкә өстенрәк була торган иде, әммә ләкин алар нинди рәвештәдер, аларның баллары күбрәк булган.

- Кереп була, без кердек. Алла бирса педагогик университетта иртәгә минем исемем исемлектә булачак, чөнки мин анда 98 балл җыйдым. 98 балл -ул 5ле инде. Ике 5-ле, бер 4-ле. Алла бирса алырлар дип уйлыйм инде .

- Казан Дәүләт университетының ВМК факультетына өстәмә рәвештә калганнардан конкурс ясап, группа тутырдылар. Бүген билгеле булачак, без шунда кердек дип уйлыйм, инде.

- Һәрвакыттта ышанабыз үзеңнең башың әйбәт әшләсә , университетка керергә була бушка.

- Ышанам була . Минем балам укый, 2 нче курсны тәмамлады бушлый. Быел аның дусты керде. КХТИгә “Машина җиһазлары” дип аталган факультетка.

-Мин финанс-кредит факультетында укыйм . Ул түләүле уку йорты. Анда бюджет группалары юк. Беренче елны 18000 түлгән идем , быел 20000 түлим. Алдагы елда тагында күбрәк булачак.

- Русиядә бушка укыта торган югары уку йорты юктыр ул . Мин Африкадан укыйм, государственнный студент булып. Минем өчен Африка дәүләте түли. Һәр уку елы өчен 1000$ дан да күбрәк түлиләр.

- Мин Аллаһы тәгаләгә ышанам. Насип булса, бушка да кереп була, насип булмаса акча белән дә кереп булмый.

- Ышанып бетеп булмый, хәзер бөтен нәрсә түләүле бит инде, бушка хәзер укытучы юктыр да инде ул. Төрле җирдә төрле бәясе бардыр инде аның.

- Кем 50000гә , кем 30000 гә дә керергә мөмкин , кем 60000 бирә, бюджетныйга керсәләр дә, КФЕИ да кем “машину в упаковке” дип сорый кертер өчен.

- Ышанмыйм. Чөнки хәзер капитализмга баралар барда. Ә анда бушка бер нәрә дә юк.

-Капиталистик стройда яшәгәч , хәзер акчасыз бер җиргә дә кереп тә булмый, укып та булмый бушка . Балалар бар, акчага укып чыкты берсе. Перечислять кенә иттек. Тормыш иптәшем белә күпме түләгәнне. Мин белмим дә. Имән агачының тамырлары кебек киң тамырларың булмаса , связьларың булмаса, быел анда делать нечего.

- Минем кызым 3 ел элек КДУның татар теле әдәбияты һәм Көнчыгыш телләре факулттетына бушка кереп укып чыкты. Бер тиен дә түләмәдек.

-Әлбәттә ышанам. Мин үзем дә югары белем алдым, КДПИ-да укып чыктым. 32 ел буе укытучы булып эшлим. Бүгенге көндә дә, әгәрдә белеме булса, кереп була.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG