Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Хәреф танымаган балалар Коръән ятлый


Әле рәтләп хәреф танымаган балалар шартлатып Коръән укыды пәнҗешәмбе көнне. Русия Ислам Университетындагы җәйге мәктәптә балаларны Коръәнгә төрле уеннар аркылы өйрәткәннәр. Барлыгы 60 кеше йөргән. Балалардан тыш, хатын-кызлар да Коръән өйрәнгән. Русия Ислам университеты хезмәткәре Рушан Акшов өйрәнә башлаганда кеше күбрәк иде ди. Рушан Акшов:

Без башта мәчетләрдә игъланнар элдек. Башта балалар 30 җыелган иде, ахырда 10ау гына калдылар.

Балалар чынна да Коръәнне тиз өйрәнгәннән. Коръәнне өйрәтү турында Җиддә шәһәрендәге Коръәнне өйрәтү Бөтендөнья үзәге вәкиле, мөгалим Абдул Җәләй:

Балаларны төрле уеннар рәвешендә, гарәп хәрефләрен шакмаклар, рәсемнәр аркылы өйрәтәбез. Ул аларда кызыксыну тудыра.

Җиддә шәһәрендәге Коръәнне өйрәтү Бөтендөнья үзәге вәкиле, мөгалим Абдул Җәләй өйрәтү авыр булмады ди. Зурраклар инде Коръәнне белеп килгәннәр. 15 яшьлек Регина:

Мин монда белгәнемне камилләштердем.

Җәйге мәктәптә кайбер укучылар Коръәннең ике җүзен - 60 битен ятларга өлгергән. Пәнҗешәмбе көнне барысына да таныклыклар һәм бүләкләр тапшырылды. Сентябрьдән кичке бүлеккә тагын кызларны кабул итү башланачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG