Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар галимнәргә теләктәшлек белдерә


Хокук яклаучылар һәи иҗтимагый эшмәкәрләр русия академикларының шушы көннәрдә президент исеменә язган, чиркәүнең иҗтимагый тормышка йогынтысы көчәюе турындагы ачык хатка хуплау белдерде. Күп динле дәүләттә бер генә дингә өстенлек бирү, аны дәүләт идеологиясенә күтәрү – илдәге демократиянең бетерелүенә, илнең таркалуына туры юл диелгән, хокук яклаучылар белдерүендә. Галимнәрдән соң язылган яңа мөрәҗәгатне имзалаучылар арасында хокук яклаучы Сергей Ковалев, Лев Пономарев, галимнәрне яклау комитеты җитәкчесе Эрнст Черный, язучы Виктор Шенедерович дин нигезләрен укыту вакытында бу фәнгә сак һәм чама белән килергә кирәк ди.
XS
SM
MD
LG