Accessibility links

Кайнар хәбәр

НБП үзен экстремист түгел дип танытырга тырыша


Эдуард Лимонов үзенең Националь Большевик Партиясен экстремист партия дигән карарга каршы килеп, ул карарны Югары Мәхкәмәгә тикшерергә бирде. Ике ел элек Мәскәү мәхкәмәсе прокуратура дәгъвәсе белән НБП партиясен тыйган иде. Ул вакытта партия иҗтмагый оешма буларак калды. Ә инде 20 апрельдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Национал Большевик оешмасын оешма буларак та тыю карарын чыгарды. Аларның Югары мәхкәмәгә бирелгән шикаятен 7 августа тикшерәчәкләр.
XS
SM
MD
LG