Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:57

Русия Казанның чит илдән алган очкычларын сертификацияләми


“Татарстан” һава ширкәтенең Канададан сатып алган ике очкычына утыру бәхете әлегә татарстанлыларга тәтемәде. 3 нче август көнне очкычлар Гарәп Әмирлекләренә таба юл алды. Ширкәт башлыгы Магомет Закаржаев әйтүенчә алар анда да озак тормаячак. Анда теркәлү узганнан соң очкычлар кулланучыларга тапшырылачак. Бүгенге көндә “Татарстан” чит илнең 3 авиакомпаниясе белән сөйләшүләр алып бара. Әле кемгә биреп торачаклары тәгаенләнмәгән. Куллануга биреп торуның күпме акча китерәчәге дә сер булып кала. Закаржаев әйтүенчә, бу очкычлар ярты елдан алып бер елга кадәр чит мәмләкәтләрдә очып йөрергә мөмкин. Русия аларны сертификацияләгән очракта гына бу ике “СиЭрДжи-900” кире Казанга кайтып пассажирларга хезмәт итергә мөмкин. Русия ягыннан әле бу мәсьәләдә, бернинди дә алга китеш күренми, ди Закаржаев.

“Минем белүемчә Канада илчесе бер ай чамасы элек Дәүләтара авиация комитетына сертификацияләүне тизләтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлегә Дәүләтара авиция комитетыннан ул берәр җавап ала алганмы, юкмы миңа билгеле түгел”,- ди Закаржаев. Моңа кадәр бу комитетка ике як та, очкычларны төзүче “Бомбардиер” ширкәте дә, аны кулланырга җыенган “Татарстан” һава ширкәте дә сертификацияләү үтенече җибәргән булган. Инде билгеле булганча, бу очкычларны Европаның барлык илләре дә сертификацияләгән. Ә ни өчен Русия каршы чыга соң? Сәбәбе, Закаржаев әйтүенчә, тирәндәрәк. “Карар Дәүләтара авиация комитетына караганда да югарырак кабул ителә. Аларга сертификацияләмәскә дип күрсәтмә бирелгән. Моның нигезендә сәяси момент ята”,- диде Закражаев. Әмма ачыкламады. Бәлки, Русия Канада очкычларының киләчәктә Амурдагы Комсомольскида ясалачак шундый ук ераклыкка оча торган “Суперджет-100” очкычларына көндәш булуын теләмидер. Бәлки башка сәбәпләр дә бардыр. Инде билгеле булганча, соңгы елларда Русиядәге һава ширкәтләре төбәкләр арасында йөрүче очкычларга кытлык кичерә башлады. ТУ-134 ләр дә, ЯК-42 лар да техник һәм рухый яктан да бик нык тузган. Шулай итеп, Русиянең чит илдән алган очкычларга сәяси һәм икътисадый сәбәпләр табып сертификацияләмәве юлга чыгучыларның тормышын кыл очына куя. Мисал өчен, “Вечерняя Казань” газетасы белдерүенчә, 2007 елның башында Мәскәүгә дип һавага күтәрелгән очкычның тәгәрмәчләре кермәгән. Яз көне шулай ук Русия башкаласына юл алган ЯК-42 ярты юлдан кире борылган. Аның сул канаты һәм штурвалы калтырый башлаган. Росавианы күзәтү идарәсе белдерүенчә, Казан пилотларының һөнәри яктан осталыгы гына казадан саклап калган. Русиянең пассажир авиациясен һәм юлчыларның иминлеген, Закаржаев әйтүенчә, очкычка утыручылар акчасына гына саклап калып булмый. Хөкүмәтнең дә өлеше зур булырга тиеш.

“Әгәр аны үстерергә теләгән булсалар, вакытында акча бирергә кирәк иде. Вакытында очкычлар төзергә кирәк иде. Һәркем дә үз эшен башкарырга тиеш. Хөкүмәт авиация сәнәгате белән нәрсә булачагын алдарак уйларга, йоклап ятмаска тиеш иде”,- диде Закарҗаев. Инде белгәнегезчә, “Татарстан” һава ширкәте сатып алган ике яңа очкычны һәм ел ахырына кадәр тагын Канададан шундый ук 4 очкыч кайтырга тиеш, Русия пассажирлар язмышын кыл очына куеп, сертификацияләргә теләми.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG