Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗиткә” күзәтү


Җурналистларны укчылар белән чагыштырып була бүген. Кем әйтмешли я атып каласын, я ятып каласын. Үз тамашачасын табып күбрәк үз гәҗитен тарату максатыннан ни генә эшләми алар. Шунлыктан көндәшлек тә бик көчле бу өлкәдә. “Безнең гәҗит” 1 август чыгарылышында мөһим урынны гаилә темасы били. “Имәндә икән икән чикләвек” язмасында Камил Юлаев бүгенге көндә күп кенә сериалларда күзәтелгән хәл, күп еллар узгач бер егетнең, үзенең чын әти-әнисе белән очрашуы турында сөйли. Гаилә темасы “Азатлык”ның Мордовиядәге хәбәрчесе Ирек Биккининның “Баладан баш тарткан хатыннар” язмасында да дәвам итә. “Хәзер Русиядә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм 800 меңнән артык бала исәпләнә Шуларның 7-8 меңе Русиянең үзендә асрамага алына. Чит илләргә ел саен якынча 5-6 мең бала китә.Чит илгә китүче балаларның күбесе Америкага эләгә. Шулар арасында татар аналары тапкан балалар да бар” дип яза җурналист. Мәкаләдә автор Русия Ватандашлары әгъзафы белән сөйләшә. Сөйләшүнең төп фикере – Америкалылар – баланың нинди милләттән булуын белү теләге белән аның ата-анасын эзлиләр икән. Язманың икенче өлешендә, журналист шундый фаҗигага юлыккан берничә гаилә турында сөйли.

“Безнең Гәҗит”тә “Азатлык” сәхифәсендә, бу санда бүгенге көндә күпләрне борчыган Абитуриентлар мәсьәләсе күтәрелә.Биредә сез Татарстан хокүмәте аппаратында телләр сәясәте белән шогылләнүче Фирая Шәйхиева, Казан шәһәренең җиңел сәнәгать техникумының татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова, “Азатлык” радиосының Казан студиясе җитәкчесе Римзил Вәлиев, Казан университетларына укырга керергә теләгән абитуриентлар катнашында түгәрәк өстәлне укый аласыз. Сөйләшүләрдә күтәрелгән төп сорау – Абитуриентның бәясе күпме?

Тормышчан мәсьәләләр белән беррәттән гәҗиттә шулай ук, узган атнаның төп сәяси яңалыгы булган Республика белән Федераль үзәк арасындагы шартнамәнең Владимир Путин тарафыннан раслануы турында да язма күрергә була. Биредә шартнамәнең ничек төзелүенең барлык тарихы күрсәтелә, аның рәсми кабул ителүенә Республика президенты Минтимер Шәймиевнең һәм татар җәмәгатьчелегенең фикере белән танышырга була. Шулай ук гәҗит битләрендә әлеге темага карата “Азатлык” радиосында яңгыраган халык фикерен чагылдырган “Ачык микрофон” сәхифәсен дә күрергә була.

Сәясәт темасын дәвам итеп, гәҗит битләрендә Айрат Ибраһимның “Башкортларның Рус дәүләтенә кушылуы башкорт - татарга ни бирде?” дигән язмасын күрергә була.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG