Accessibility links

Сембер автономиясе утырышы үзенчәлекләргә бай булды


Анда башкарма комитетның барлык бүлекчәләре вәкилләре дә диярлек катнаштылар. Моңа аның махсус катерда ял кебегрәк оештырылган булуы да этәргеч биргәндер:. Әлбәттә, сәбәбе һәм максаты “теге” – 1905-елгы “Съезд на воде”ныкы кебек түгел – гадирәк. Башкарма комитет әгъзасы Елга порты директоры Рәшит Низамов бушлай катер сәяхәте тәкъдим иткән. Үзе катнашмаса да. Куйбышев сусаклагычына әйләнгән Идел өстендә сәяхәт 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Рәсми утырышта автономия рәисе Рамис Сафин былтыргы июльдән соң башкарылган барлык чаралар белән дә таныштырды. Аның бер сүзе аеруча игътибарга лаектыр: “Мин бу эштә катнаштыммы, гомум эшчәнлектә өлешем күпме?” – дип уйлап утырсагыз яхшырак булыр, диде ул. Аннан берничә өзек тә тәкъдим итәбез.

Димитровградтагы тарихи мәчетнең 110 еллыгына аны сафка бастыруга берничә миллион сум акча таләп ителде. Моңа башка дин тотучылар да зур ярдәм күрсәттеләр.

Зөяаръягы районы мәктәпләрендә 24000 татар баласы укый. Бик аз өлеше генә ана телен үзләштерә. Киләсе елда 85-мәктәп директоры факультатив ачарга вәгъдә бирде.

Җимерек хәлдәге “Октябрь” кинотеатрын торгызу, анда “Татарстан” сәүдә йорты урнаштыру буенча документка Татарстан һәм Ульян өлкәсе җитәкчеләре кул куярлар дип өметләнәбез.

Октябрь-ноябрь айларында Сембердә Татарстан көннәре уздыру турында килешенгән.

Иң зур бурыч – 91-мәктәпкә укучылар туплау.

Башкарма комитет утырышы Корылтайда кабул ителгән Уставка үзгәрешләр дә кертте. Башкарма комитет әгъзаларын, Устав буенча, Корылтай сайлый иде. Әлеге утырыш шушы матдәне үзгәртергә карар кылды. Монысы, юридик яктан акланмаса да, кирәк икән: барлык районнар автономияләре җитәкчеләренең дә исполком әгъзасы булулары кулайрак. Һәм шунда ук Башкарма комитетка 9 яңа әгъза кабул ителде. Шул исәптә күптән түгел генә оештырылган Новоульяновск шәһәре һәм Базарлы Сызган районы автономияләре җитәкчеләре Нуретдинов Илдар белән Кадермәтев Әлләм дә.

Сәяхәтнең тәнәфестән соңгы өлешен күңел ачу чарасы дип атарга да буладыр. Аны җирле сандугачларыбыз Әлфия Рамазанова, Җәмилә Мифтахова һәм Чулпан Фиргалиева бизәделәр. Шагыйрьләребез дә үз иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Монысы киләчәктә оештырылачак “Шигърият кичәсе”нең мөһимлеген ассызыклау кебегрәк тә килеп чыкты.

Автономиянең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Рамазанова ул кичәне генә түгел, “Сембер җыры” һәм “Сембер кыңгыраулары” фестивальләренә дә элекке абруйларын кайтару, аларны зурлап уздыру буенча план-ниятләре белән уртаклашты. Шунысы да игътибарга лаектыр: җирле җырчыларыбыз репертуарының байтак өлеше үз шагыйрь-музыкантларыбыз иҗаты җимеше.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG