Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Русия белән Килешүенә – 13 ел


Нәкъ 13 ел элек – 1994 елның 3 августында Русия Федерациясе белән Башкортстан арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турында Килешүгә кул куелган иде. Шушы уңайдан җомга көнне Башкортстанның рәсми гәзитләрендә байтак кына мәкаләләр басылып чыкты. “Килешү Башкортстан үсешендә яңа баскыч булды”, “Килешү киң хокуклар бирде” кебек исемнәр астында чыккан ул язмаларда Мәскәү белән Уфа арасында 13 ел элек төзелгән Килешүнең әһәмияте турында мәгълүматлар бирелә.

“Килешүгә ярашлы, республика дәүләт корылышы, милек, бюджет, кануннар чыгару, мәхкәмә системасы, халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне үзаллы хәл итү хокукы алды”, дигән фикерләр әйтелә гәзитләрдә шул Килешүнең 13 еллыгы уңаеннан.

Әлбәттә, бүгенге көндә Башкортстан ул Килешүдә каралган бик күп хокукларын югалтты. Мәскәү кире тартып алды аларны. Өстәвенә, федераль үзәк Татарстан белән күптән түгел расланган яңа Шартнамә кебек Килешүне Башкортстан белән төзергә дә җыенмый кебек. Моны Уфада берничә көн элек эш сәфәрендә булганда, Русия Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов та ачыктан-ачык әйтте. “Башкортстан кайбер федераль министрлыклар белән генә килешүләр төзи ала”, - дип белдереп, Башкортстан җитәкчеләрен пошаманга салып китте ул.

Шулай да республика хакимиятләре Русия белән Килешүнең яңасын төзүгә өметен югалтмый кебек. Моңа үзенең чыгышларында БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев та әледән-әле ишарә ясап тора.

XS
SM
MD
LG