Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәҗит Гафури көннәре башлана


Башкортстанның Гафури районында 4 август көнне татар һәм башкорт халыкларының күренекле шагыйре Мәҗит Гафури көннәре башлана. Мәгълүм булуынча, атаклы әдипнең туган көне 2 август. Әлеге чаралар да шушы көнгә туры китеребрәк, атна азагына билгеләнде.

Халык шагыйренең туган ягы – Гафури районында узачак бу көннәрне “Мәҗит Гафури-XXI гасыр” мәдәният фонды шушы район хакимияте белән берлектә оештыра.

Гафури көннәре кысаларындагы төп чара танылган әдипнең туган авылы Җилем Каранда үтәчәк. Данлыклы татар авылында Шәҗәрә бәйрәме дә әзерләнә. Гафури укулары дигән әдәби чарага республиканың байтак язучылары һәм шагыйрьләре дә җәлеп ителә.

“Мәҗит Гафури-XXI гасыр” мәдәният фонды рәисе Люция Камаева сүзләренчә, әлеге бәйрәмдә халык шагыйренең туганнары, якташлары, күренекле әдипләр, журналистлар һәм сәнгать осталары катнашачак. “Бу бәйрәмдә Мәҗит Гафуриның нәсел агачы белән дә таныштырачакбыз, шулай ук бу авылдан чыккан башка атаклы шәхесләрнең шәҗәрә агачлары да төзелә”, - ди Люция Камаева.

Әлеге фонд Мәҗит Гафуриның истәлеген мәңгеләштерү өчен зур эшләр башкара. М. Гафури исемендәге җәмәгатьчелек премиясен һәм аның медален дә булдырган иде бу фонд вәкилләре. Аның белән хәзер Башкортстандагы, Татарстандагы һәм күрше төбәкләрдәге егермегә якын кеше бүләкләнгән дә инде.

Люция Камаева сүзләренчә, әле фонд хезмәткәрләре алдында байтак эшләр тора. Мәҗит Гафуриның әсәрләрен, китапларын нәшер итү дә, халык шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган открыткалар, буклетлар чыгару да каралган.



Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG