Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа иҗтимагый үзәк Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында нык каршылык фаразлый


Алдагы биш ел Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында иң нык каршы тору еллары булырга мөмкин. Һәм бу күчеш еллары аеручы хәвефле булачак. Бу хакта яңа оешкан иҗтимагый үзәк директоры, шул ук вакытта Ислам фәненә, мәдәният һәм мәгарифенә теләктәшлек белдергән фонд мөдире Вениамин Попов белдерде. Бу үзәк хәйрия ярдәменә яшиячәк. Бүгенге көндә ул Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы халыкара мөнәсәбәтләр институында урнашкан. Алар беренче чара итеп, ноябрь аенда Якын Көнчыгыштагы вазгыяткә багышлап Гарәп-Израиль конференциясе уздыруны күздә тота. Бу яңа оешма барлыкка килү уңаеннан РИА Новости агентлыгында матбугат очрашуы уздырган Попов, хәзерге вакытта мәдәниятләр аралашуыннан башка берни дә эшләп булмаячак. Заманның иң кирәкле сүзе - ул толерантлык, түземлелек диде.
XS
SM
MD
LG